Төнге музей серләре
Безнең газетада төнге музей турында язып чыккач, төнге музей буламыни, дип аптырап шалтыратканнар иде. Төнге музей акциясен беренче тапкыр Берлинда 1997 елда үткәрәләр. Бүген инде ул дөньякүләмгә әйләнгән. Быелгысы Россиядә 19 майдан 20 майга туры килде. Кичен, малайлар белән Яңа Кырлайга Г.Тукай музеена төнге сәяхәткә киттек.
Аның мәгънәсен үзең шунда катнашсаң гына аңлыйсың. Чыннан да, төнге музей серле икән. Кичке сәяхәткә Арчаның 5нче гимназиясеннән бер төркем балалар килде. Яңа Кырлай, музейда эшләүчеләрнең балалары – менә җыелдык күбәү. Музейның фәнни хезмәткәре Сөмбел Минһаҗева сәяхәтне серле итеп үткәрде. Балалар аны йотлыгып тыңлады. Күрче бу агач кайрысыннан эшләнгән арбаны! Коляс- ка ич бу! Элек әниләр бәбиләрен арбага салып, басуга эшкә йөргәннәр. Баланы, җен-угрылар килмәсен дип, ялгыз калдырмаганнар.
Тукай чоры могҗизаларга бай. Букчаны гына күр син! Каен тузыннан эшләнгән букча белән мәктәпкә, мәдрәсәгә йөргәннәр, шуңа утырып, таудан шуганнар! Менә рәхәт булган! Нинди генә лампалар булмаган. Ә хәзер бөтен җирдә лампочкалар ялт итеп тора. Җиздән эшләнгән суыткыч бигрәк кызык. Шул зур савытка сөт, каймак салып, җир астына күмә торган булганнар. Тиз бозыла торган ашамлык, эчемлекләр җир салкынында яхшы сакланган. 1985 елда “Габдулла Тукай” теплоходыннан бер команда сәяхәткә килгәч, “Габдулла Тукай” дип язылган коткару боҗрасын бүләк итеп калдырганнар. Анысы да кызык. Серле нәрсәләр күп монда...
Бераздан тагын да могҗизалырак бүлмәгә дәштеләр. Музей җитәкчесе Дамир Абдуллин үзе дә шунда. Казаннан атаклы рәссамнар кайткан! Белмичә дә торабыз икән. Өстәлләргә бал-
чыктан эшләнгән тәлинкәләр тезеп куелган. Рәссамнар осталык дәресе үткәрәчәк. Менә бу төнге могҗиза-а! Татарстанның рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы Ринат Кәримов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы Алсу Тимергалиева, Казанның 4нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Анна Бозина кайткан. Ринат Кәримов белән Алсу Тимергалиева музейга картиналар бүләк иттеләр. Алар рәссам Евгений Зуевның “Катык” дигән картинасының күчермәсен эшләгәннәр. Алсу Тимергалиева Хаҗи-Морат Казаковның “Кечкенә Апуш” картинасына күчермә ясаган. Күңелле һәм дулкынландыргыч мизгелләр.
Балалар өстәлләр янына сибелеште. Һәркайсының балчыктан нидер ясыйсы, тәлинкәләрдәге сурәтләрне төсле буяулар белән буйыйсы килде. Ул гынамы, әле алар үз иҗатларын үзләре белән алачак та! Китте эшләр хутка: кем буйый, кем балчык әвәли... Рәссам апа-абыйлары өйрәтеп тора. Иҗат дөньясына тиз генә кереп китә алмаган балаларны да соңыннан аерып булмый башлады. Безнең вакыт бетте дип, Арчаның 5нче гимназиясе балалары кайтып киткәч, калганнар эшкә иркенләп тотынды. Кайсы балчыктан чүлмәк ясаучы машина артына утырды, кайсы төсле буяулардан могҗизалар тудырды. Үзем дә малайларны төнге музейдан көчкә аерып алдым. Тагын кайчан барабыз, диләр. Төнге музейның максаты әнә шул серлелектә, кызыклыкта һәм кичен кешене музейларга тартуда.
Румия Надршина