Күргәннәр китап язарлык

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Күргәннәр китап язарлык

Арча станциясендә яшәүче Хания Низамовага 90 яшь тулды. Юбилярны халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

– Мин үзем 1927 елгы. Элек төгәл көнендә яздыру булмаган бит. Йөрим инде бер елга яшьрәк булып, – дип каршы алды Хания апа.

Янында ике кызы бөтерелә. Әниләренең күнелен күрү өчен Арчада яшәүче Альвина белән Гусь Хрустальный шәһәреннән

кайткан Раилә тәм–томнар пешереп өстәл әзерләгәннәр. Бергәләп үткәннәрне дә искә төшердек.

– Мин күргәннәр китап язарлык, – диде хезмәт һәм тыл ветераны. – Яңасала авылында тудым. Гаиләдә ике бала булдык. Әти безне ташлап икенче хатын белән кордонга торырга китте. Мин дә әтигә иярдем. Бармас идем, әти паспорт алып бирер дип уйладым. Урман кистек. Чабата чыпыр су булыр иде. Кибәргә өйгә элеп куябыз, өйнең җылысын аласыз, дип ачуланалар. Эшләдек инде, эшләдек. Фермада төрле хезмәт тә башкардым, артельдә теккән пальтоларны да үтүкләдем. Укырга мөмкинчелек булмады, биш сыйныф белән калдым.

18 яше тулгач, бераз акча эшләү нияте белән, кыз Украинага китә. Анда да хезмәт җиңелләрдән булмый. Таш вата, аларны күмердән аера, транспортерга төйи. Шунда булачак ире Низам Галләмов белән таныша. Ул да Украинага акча эшләргә килгән була.

– 1959 елны туган якка кайттык. Йорт сатып алып яши башладык. Дүрт кыз тәрбияләп үстердек. Бала хәсрәтләре дә кичерергә туры килде миңа, ике кызым яшьли вафат булдылар. Бу күзләрем юкка гына сукыраймагандыр инде. Күпме күз яшьләре түгелде. Иремнең вафатына да 30 ел инде. Ярый әле куанычларым – ике кызым, оныкларым, оныкчыкларым бар, – диде Хания апа.

Ул үзе Арчага кайткач элеваторда, аннан 20 ел пекарняда эшли, шуннан лаеклы ялга да чыга.

Хәзерге вакытта Хания Низамова Арчада кызы Альвина янында яши. Юбилеен үз өендә билгеләп үтәсе килгән. Кызлары әниләре күңелен күреп, аның белән ризалашкан. Кичкә барыбыз бергә әни янына җыелабыз, – диләр Альвина белән Раилә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International