Туган нигезен сагына

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Туган нигезен сагына

Мәдинә Исхакова үзенең 90 яшьлек юбилеен Пүчинкә–Поникта туган йортында каршы алды. “Балалар да кайткан иде. Олы улыма 70 яшь тула инде. Алар кайгы–хәсрәт күрсәтмәде, шуңа сөенеп яшим. Минем яшькә җитеп, минем кебек кадерле тормыш белән яшәсеннәр үзләре дә, – диде юбиляр. – Үзем Казанда Зәбидә кызымда торам. Кызымда рәхәт. Тик нигезне сагынам. Җәен бергәләп авылга кайтабыз. Кайту белән бакчаларны да тикшереп кердем әле. Яратсалар да, яратмасалар да, өйрәтергә кирәк бит. Колхоз рәисе: “Мәдинә апа, малаеңны авылда калдыр”, – дип ялынды, тыңламадым шул. Хәзер менә туган йортта бер кеше калмады”.

Мәдинә апа Балтач районының Көекбаш авылыннан. Ун балалы гаиләдә җиденчесе булып үскән. 15 яшеннән бригадир булып эшләгән. Лобогрейкадан учма да ташлаткан. Элеккеге бригадир исән–сау кайткач, Балтачка китеп артельдә эшләгән, мунчала күленә юкә кабыгы салган.

– Барысын да хәтерләп тә бетермим инде. Әмма сугыш беткән көнне һич онытасым юк. Бу хакта ишетүгә сугыш беткән, сугыш беткән, дип кычкыра–кычкыра басуда эшләүчеләр янына йөгердем. Якыннары исәннәрнең хатыннары сөенечләреннән сикергәли, ә һәлак булганнарныкы җирдә тәгәрәп елый башлады. Йөрәккә тиярлек күренеш иде ул. 9 Май бәйрәмендә шуны искә төшереп еламый калган вакытым юк, – диде тыл ветераны.

Бу авылга ничек килеп чыгуы белән кызыксынгач ул: “Шушы авыл егете Әхәткә йөгереп чыктым”, – диде. Аннан безнең аптыраулы карашны күреп аңлатып та бирде.

– Әти–әнигә әйтмичә егет белән киттем дә бардым. Әни бөтенләй Казанда калды. Аллага шөкер, яхшы гаиләгә туры килдем. Кайнана–кайнатам бик әйбәт булды. Ирем белән дә тату яшәдек. Әхәт озак еллар баш хисапчы булып эшләде. Мәрхүм инде. 36 ел ансыз яшим. Алты бала үстердек. Хәзер оныкларым, оныкчыкларым бар.

Район башлыгы Илшат Нуриев Мәдинә Исхакованы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды.

– Казанда торсам да, сезне телевизорда күреп торам. “Безнекеләр”, – дип шатланам. Мине зурлаганыгыз өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, ни сорасагыз, шуны бирсен, – диде Мәдинә апа.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International