Ак юл, сезгә!

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Ак юл, сезгә!

24 май Арча тарихына бәйрәм булып кереп калды. Бу көнне район җирлегендәге мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы тапкыр дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Арчаның 5нче гимназиясендәге бәйрәм чарасына муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. 

Кыңгырау чыңына сагыш, шатлык бергә кушылган бүген, күңелнең әллә кайда ук яшеренеп яткан нечкә кылларына тиеп, күзләрдән яшьләр китерә. Кыңгырау шалтырату хокукына быел мәктәпне тәмамлаучы укучылар: 4 тапкыр республика һәм бер тапкыр Россия олимпиадаларында җиңү яулаган Эльвина Хәкимуллина һәм спортчы, хоккей буенча команда составында уңышларга ирешкән, спортның шорт-трек төре буенча җиңүләр яулаган Солтан Хәйретдинов ия булды.

Арча районында 11нче сыйныфны – 191, 9нчыны 526 укучы тәмамлый. Ә гимназия 28 укучысын олы тормыш юлына озата. Шуларның 8е мәктәпне медальгә тәмамлый. Ә алда әле зур сынаулар – бердәм дәүләт имтиханнары көтә.

Гимназия быел республика, Россиякүләм олимпиада, бәйгеләрнең җиңүчеләре белән саубуллаша. Сыйныф җитәкчеләре Рамилә Сибгатуллина белән Фәрзия Галимҗановага да җиңел түгел. Шушы балалар белән ничә ел бер гаилә булып шатлыкны да, авырлыкны да бүлеште бит алар. Уку елларында ниләр генә эшләмәгән дә, кайларга гына бармаганнар! Мәскәүгә дә барып кайтканнар.

33 ел балалар укытучы Рамилә Шәмси кызының бу гимназиядә өченче, ә гомумән, инде ул бишенче чыгарылыш укучыларына ак юл теләп тормыш киңлекләренә озата. “Элеккеге еллар белән чагыштыр- ганда, хәзерге укучы нык аерыла, – ди ул. – Соңгы елларда укучылар иҗади, максатларына ирешү өчен юл таба белә торган, тәвәккәл. Быел ике сыйныфны озатабыз. Ике сыйныфта да укучылар һәммәсе тәрбияле, намуслы, тырышлар”.

2017-2018 уку елында Арчаның 5нче гимназиясе республика буенча иң нәтиҗәле эшләүче мәктәпләр исемлегенә керде. Монда укытучыларның гына түгел, укучыларның да тырышлыгы зур. “Тормыш юлының беренче адымнарын яхшы коллективта башлап җибәргән кешенең киләчәге якты була. Сезнең каршыгызда бөтен ишекләр ачык, киләчәгегез үзегездән тора”, – диде район башлыгы, укучыларга ак юл теләп. Булачак һөнәрләрен күзаллап һөнәргә өйрәтүче уку йортларын сайласалар да, имтиханнар тора әле алда. Ә Алия Сабировага бу яктан бәхет мулдан елмайган. Күптән түгел Алия “Илһам” республика яшь иҗатчылар һәм “Әйдә, ТНВга!” махсус проектында җиңеп, КФУның журналистика бүлегендә бушлай уку мөмкинлегенә ия булды. Аны тәмамлагач, “ТНВ”да эш тә булачак үзенә.

Зәбидә Шакирова моннан 11 ел элек аларны беренче сыйныфка кабул итеп алган беренче укытучылары. Хәзер ул лаеклы ялда, балаларга мәчеттә дини гыйлем бирә. Үзе югары уку йортын тәмамлаганда мөгаллимәсе әйткән сүзләрне укучыларына теләк итеп җиткерә: “Белем йорты сезгә бөтен гыйлемне дә биреп бетерә алмый, ләкин уку йорты сезгә ачкыч тапшыра һәм укытучылар сезне ачык ишек янына китерә. Шул ачкыч белән күп белем ишекләрен ачып керегез”.

Мәктәптә яңгыраган соңгы кыңгырау авазы олы тормыш киңлегенә чакырып дәшә. Укучыларның юлында яхшы, изге күңелле кешеләр генә очрасын. Ак хыялларга төренгән ак юл сезгә!

Розалия

Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International