Әйбәт срокларда, сыйфатлы итеп әзерләргә

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Әйбәт срокларда, сыйфатлы итеп әзерләргә

26 майда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов бу атна башыннан кайбер хуҗалыкларның күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкләрен хәбәр итте. “Хезмәтне дөрес оештырганда әйбәт срокларда, җитәрлек азык әзерләү мөмкинлеге бар”, – диде ул.

Соңыннан хуҗалык җитәкчеләре белән уз- дырган киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев терлек азыгы әзерләүнең иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булуын искәртте. Узган ел дүрт кенә хуҗалык сенажны сыйфатлы итеп әзерли алды. Мондый хәлнең төп сәбәбе – азык әзерләүгә соңга калып керешү, сенаж салуның озакка сузылуы.

Югары җитештерүчән техникасы булган хуҗалыклар терлек азыгын кыска срокта, сыйфатлы итеп әзерли алалар. Тик барысының да андый техниканы алу мөмкинлеге юк. Шуңа күрә булганын сафка бастырып, нәтиҗәле итеп эшләтергә кала. 28 майдан 1 июньгә кадәр министрлык вәкилләре катнашындагы комиссияләр барлык азык әзерләү комплексының әзерлеген кабул итәчәк.

26 майда “Казанка” ширкәте базасында терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланган семинар–киңәшмә үтте. Анда хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлар, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашты.

– Яз соңга калып килсә дә, табигать үзенекен итә, инде бүген–иртәгә ура башларлык күпьеллык үлән басулары бар, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов үзенең чыгышында күпьеллык үләннәрне ни өчен яңартып торырга кирәклеген үтемле итеп аңлатты.

– Менә бу ике еллык люцерна, – диде ул өстәлдәге бәйләмне алып. – Аны инде бер атнадан урырга була. Монысы – өч еллык – тагын ун көннән урырга мөмкин. Ә менә 4–5 еллыкны ура башлау өчен ике атна вакыт кирәк булачак. Картайган үләннәрне бер генә тапкыр чабып була. Бу инде җир дөрес файдаланылмый, дигән сүз.

Люцерна, тукранбаш чәчәккә бөреләнгәндә витаминнарга һәм кирәкле матдәләргә иң бай вакыт була. Мәсәлән, протеин – 19,5 процент. Бер килограмм массада каротин – 206 мг. Чәчәк атканнан соң протеин 16,8 процентка кала, каротин – 170 мг.

Район ветеринария лабораториясе ветеринария табибы Алинә Гарипова дару үләннәре белән таныштырды.

“Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов азык әзерләү техникасына таләп-

ләрне бик кырыс куйды. Чөнки сүз кешеләр иминлеге турында бара. Трактор, комбайннарда гына түгел, азык әзерләү җайланмаларының барысында да борылыш утлары, сигнал җайланмалары, яктылык кайтаргычлар төзек бу-

лырга тиеш.

Район башкарма комитетының хезмәтне саклау белгече Мулләхмәт Әскәров саксызлык, ваемсызлыкның нинди аяныч хәлләргә китерүен гыйбрәтле мисаллар китереп аңлатты. Техниканы басудан басуга күчерү карталары эшләп механизаторларга аңла- тырга, олы юлларга чык-

маска, ял итеп алу урыннары билгеләргә һ.б.

“Казанка” хуҗалыгы парадка 30лап техника куйган. “Алар эшкә керешергә әзер”, – диде хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. Бу хуҗалык язгы кыр эшләрен дә беренче булып төгәлләде.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International