Үзеңә җиңел карама
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең табиб–эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова.
– Чулпан ханым, йогышлы чирләрдән СПИД турында безнең күптән сөйләшкән юк. Ә Арча Казан шәһәренә якын, кайтып-китеп йөрергә дә уңай.
– Дөрес, Арчада йогышлы чирләргә хәтәрлек бар. Һәм ВИЧ-инфекциялеләр дә юк түгел. Әле яңа гына Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне хәтерләү көне (20 май) булып үтте. Бу көнне җир шарының миллионлаган кешеләре киемнәренә кызыл тасма тага, бу символ кешелекнең һичшиксез әлеге чирне җиңәчәген аңлата. Сораштырулар шуны күрсәтә: 35 елдан артык инде менә кешелек ВИЧ-инфекциянең нинди чир икәнен, аның иярү юлларын белә, әмма елдан–ел чирләүчеләр саны арта бара, аны берәү дә үзенә иярер, дип уйламый.
– Республикада яңа гына “Стоп ВИЧ/СПИД” атналыгы булып узды.
– Әйе, атна буе медицина оешмалары белгечләре халык арасында аңлату эшләре алып бардылар. Акциянең максаты шунда: кеше үзенең сәламәтлегенә җитди карасын иде. Россия гражданнарына ВИЧ-инфекциягә тикшеренүләр бушка үткәрелә.
– Йоктырмау юллары?
– ВИЧ–инфекцияне йоктырмауның төп шарты – сәламәт тормыш рәвеше алып бару һәм үз тәртибеңә житди карау. Бу бик җитди чир. Кешенең иммунодефицит вирусы (ВИЧ) организмга эләксә, ул анда гомергә калачак. Бу вирус әкренләп кешенең иммун системасын җимерә бара, нәтиҗәдә организм теләсә кайсы микроорганизмга каршы торучанлыгын югалта. СПИД чоры башлана.
– Кеше үзендә ВИЧ-инфекция вирусын йөртүен белмәскә дә мөмкинме?
– Бернинди дә билгеләр булмаганлыктан, кеше үзенең ВИЧ-инфекция вирусын йөртүен белмәскә дә мөмкин.
– Вирус нинди юллар белән йогарга мөмкин?
– Ул өч төрле юл белән йога. Россиядә ВИЧ–инфекция белән күп очракта наркотикларны кан тамырлары аша организмга керткәндә зарарланалар. Еш кына яшьләр наркотикларны кан тамырына беренче тапкыр керткәндә үк инфекцияне йоктыралар. Чиста булмаган инструментлар белән татуировка эшләгәндә һәм персинг куйганда шулай ук әлеге чирне йоктырырга мөмкин. Соңгы елларда җенси юл белән йоктыру очраклары арта бара. Яшь балага вирус ананың карынында ук, туганда, күкрәк сөте аша йогарга мөмкин. Дөрес, ВИЧ-инфекцияле анага химия профилактикасы үткәрүнең нәтиҗәсе бар: баланың ВИЧ-инфекция белән туу ихтималы 1-3 процентка кадәр кими. Балага ана сөте белән туклану тыела.
ВИЧ-инфекциянең башка төрле күчү юлы юк. ВИЧ–инфекция кул кысышып күрешүдән, кочаклашудан, тир һәм күз яшьләреннән, йөткерү– төчкерүдән, савыт-сабадан, сөлгедән, урын-җирдән, бәдрәфтән, ванна бүлмәсеннән, бассейнда йөзүдән, бөҗәкләрнең тешләвеннән күчми.
– Әлеге чир дәвага бирешәме?
– Бүгенге көндә ВИЧ/СПИДны дәвалап булмый. Организмнан вирусны аерып алырга сәләтле препарат әлегә юк. Шунлыктан ВИЧ–СПИД белән авыручыны тулысынча дәвалау мөмкинлеге әлегә юк. Әмма аның белән кеше яши. Авыруга вируска каршы препаратлар белән гомер буе дәваланырга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, хезмәткә сәләтне сакларга кирәк булачак. Алар бушка дәвалана.
– Киңәшләрегез.
– Очраклы кешеләр белән җенси мөнәсәбәткә кермәскә, тәртибеңне контрольдә тотарга, наркотик матдәләр белән шаярмаска, тормышка аек акыл белән карарга кирәк.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия Надршина