Барысы да контрольдә булсын
Район Советының социаль мәсьәләләр һәм закончалык, җәмәгать тәртибен саклау, җирле үзидарә буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды.
Анда, комиссияләр әгъзаларыннан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф, мәдәният идарәләре җитәкчеләре Алмаз Ибраһимов, Рамил Мөхетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлеге җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары Ринат Котдусов, Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов катнашты.
Утырышны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Анда берничә мөһим мәсьәлә каралды. Беренче булып балаларның җәйге ялын оештыруга тукталдылар.
– Районның 25 мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк һәм аларда 804 бала ял итәчәк. Ата–аналар юллама бәясенең 15 процентын, ягъни 504 сумын гына түли, калганы республика бюджетыннан. Арчаның беренче, алтынчы, җиденче мәктәпләрендә, бишенче гминазиядә, Яңа Кенәр, Шушмабаш, Ташкичү, Сеҗе мәктәпләрендә хезмәт лагерьлары да булачак. Моннан тыш, “Шатлык” лагере өч сменада үз ишекләрен ачачак, “Азимут” чатырлы лагере балаларны үзенә дәшә, “Без Тукай оныклары” төбәкара чатырлы лагерь быел да оештырыла. Безнең районда лагерь өчен махсус бина юк, балалар “Шатлык”та агросәнәгать көллияте тулай торагында яшәячәк, мәктәпләр территорияләрендә урнашачак. Ризык әзерләү, туклану, яшәү урыннары санитария–гигиена таләпләренә туры килерлек итеп эшләнде, территорияләр талпаннарга каршы эшкәртелде, – диде Алмаз Ибраһимов. – Авыр хәлдәге, социаль яктан имин булмаган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга юлламалар алу өчен халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Җәйге сезон башлану белән районга ерак һәм якын чит илләрдән килүчеләр саны, алар белән бергә проблемалар да арта. Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Арча районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Йосыпов 2018 елның биш ае нәтиҗәләре буенча районда миграция хәленең торышына анализ ясады.
– Бүгенге көндә ерак һәм якын чит илләрдән вакытлыча килгән 740 кеше исәптә тора. Шуларның 292се беренче тапкыр исәпкә алынды. 17 кеше Россия гражданлыгы алды, – диде ул. – 2018 елның 5 аенда миграция законын бозучыларны ачыклау максатыннан прокуратура, эчке эшләр бүлеге, район хакимиятенең терроризмга каршы комиссиясе белән берлектә 117 чара үткәрелде. Миграция өлкәсендә закон бозган өчен 53 административ беркетмә төзелде.
Шулай ук Россия гражданлыгы алмаган чит ил кешеләре тарафыннан бездә яшәү режимын бозган – 23, законсыз эшләгән 8 очрак теркәлгән. Чит ил гражданнарын законсыз эшкә алган өчен эш бирүчеләргә карата да тиешле чара күрелгән. Әмма иң борчыганы – акча эшләү максатыннан аларны ялган юл белән теркәү. Мәсәлән, Арча районының бер авылында эшкә кайткан 17 кешене пропискага керткәннәр. Ә ул урында бина бөтенләй юк, нигезе генә калган. Икенче авылда җимерек хәлдәге йортны сатып алганнар да, шунда өсте өстенә кешеләрне пропискага кертәләр. Хуҗасының күренгәне дә юк, кем икәнен дә белмиләр. Мондый очракларда йорт хуҗасына җинаять эше кузгатыла, ә чит ил гражданнары административ җаваплылыкка тартыла. Яши торган йорт булганда йорт хуҗасына 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф салына.
– Барысын да даими контрольдә тотыгыз, алар бар да сезнең җаваплылыкта. Кеше саны булып торалар, әмма сайлауларга килмиләр, үзара салым түләмиләр. Аның өчен җәза каралган, – диде Любовь Осина.
2018 елның 5 аенда гына да шундый 14 очрак буенча беркетмә төзелгән һәм штраф салынган.
Авыл җирлеге территориясендә урнашкан иске, файдаланылмаган, хуҗасыз йортлар, чүплекләр буенча да сүз булды. Элеккеге социаль объектлар биналары буенча проблема аеруча җитди. Аларны сатарга мөмкин, әмма авыл җире өчен бәясе зур, алучы юк. Сүтәргә уйласаң, документлар кирәк, бу эш бик күп акча сорый. Бикле иске шәхси йортлар читтә яшәүче варислары тарафыннан рәсмиләштерелгән икән, алар аны үз өйләре кебек карап та торырга тиешләр. Юк икән, ул муниципаль милек булып санала.
– Бөтен авылларны йөреп чыгып, тузган, документлары булмаган, сүтелергә тиешле тораклар турында мәгълүматлар туплагыз. Билгеле, бу озак һәм катлаулы процедура, ләкин алар буенча чара күрергә кирәк, – диде Любовь Осина.
Чүплекләргә килгәндә, чисталык ул – һәр кеше эше. Аны авыл җирлегенә генә кайтарып калдыру дөрес түгел. Авыл хуҗалыгы оешмалары да ярдәмгә килергә тиеш. Ягулык, транспорт белән, мәсәлән. Шунда яшисең, чүбеңне түгәсең икән, чистарта да бел.
Гөлсинә Зәкиева