Анатолий Константинович

2018 елның 1 июне, җомга

Анатолий Константинович

Балык Бистәсендә туып–үскән Анатолий Константиновичны язмыш юллары 1950 елда Арчага алып кайта — әтиләрен завод төзергә җибәргәч, гаилә дә бирегә күченә. Аңарчы инде ул хезмәт юлын башлап, шактый тәҗрибә дә туплаган була: 1943 елда Мәскәүдә, аннан Кама елга пароходында машинист булып, Казанга кайткач заводта эшли.

Арча кызы белән гаилә корып өч ир баланың әтисе булу бәхетенә дә ирешә Анатолий Фомин. Арчада МТСта, типографиядә, сәүдә өлкәсендә, торак-коммуналь хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыга. Хатынын, улларын җирләп, 8 ел инде ул Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яши. Оныклары, туганнары хәлен белеп тора икән, без барында да туганнан–туган сеңлесе шалтыратып котлады. Ә оныклары читтә яши, берсе генә Арчада. Ул бабайсы янына еш килә, мәктәптәге уңышларын да бабайсы белән уртаклашырга ярата икән.

Биредәге тормышыннан канәгать бабай, язмышына зарланырга яратмый. Аякларында йөреп, дөнья матурлыгын күрү, тирә-юнендә яхшы күңелле кешеләрнең күп булуы көч бирә.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International