Алар бер көндә туган
28 майда Арчада бер көндә ике юбилей узды – Мәрвәр Гәрәева һәм Анатолий Фоминга 90 яшь тулды. Аларны гомер бәйрәмнәре белән котлап район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов бүләкләр алып килде, РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Мәрвәр апа
Мәрвәр апа Башкортстанда күп балалы гаиләдә туа. 4 яшендә гаиләләре Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәренә күченә һәм Мәрвәр апа 7 сыйныфны шунда тәмамлый. Сугыш елларында барлык яшүсмерләр кебек совхозда хезмәт куя ул. Сугыштан соң тимер юл училищесын тәмамлап Карагандага эшкә юллана. Анда читтән торып кооператив институт тәмамлый һәм гомерен сәүдә өлкәсенә багышлый. Гомер юлдашын да биредә таба – Арчадан килеп шахтер булып эшләүче Салих Гәрәев белән танышып гаилә коралар. Тик гаиләнең бер чите китек: бала юк. Киңәшләшеп бала алырга уйлый яшь гаилә.
Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сынаумы – тәрбиягә алган уллары телсез-чукрак була. Тик Мәрвәр апа аны бар көчен куеп тәрбияләргә тырыша: Гөлдарлары 5 ел Мәскәүдәге телсез-чукраклар өчен балалар бакчасына йөри. Аннан 10 ел Алма-Атада үзе кебекләр өчен ачылган мәктәптә укый.
35 ел элек Гәрәевләр гаиләсе Арчага күчеп кайта. Тик Салих абый гына туган җирендә озак яши алмый – шактый вакыт урын өстендә яман чир белән көрәшеп вафат була. Мәрвәр апа бүгенге көндә ялгызы яшәсә дә, йортыннан кеше өзелми: социаль яклау бүлегеннән караучы да, шәфкать туташы да килеп тора. Улы, оныклары, дуслары да еш кунак биредә.
Газеталар, телевизор аша танышып, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар Мәрвәр апа. Сөйләшер дуслары да күп, алар белән телефон аша да хәбәрләшә, үзләре дә йортында еш була. Җылы көннәрдә күрше-тирәдәге өлкәннәр белән капка төбендә җыелышып утыралар. Язмышына, булганына риза Мәрвәр апа.
Розалия Зиннәтова