Бу – минем тормышым

2018 елның 1 июне, җомга

Бу – минем тормышым

90 яшьлек Антонина Дементьева Төбәк–Чокырчада тау өстендәге ике йортлы гына урамдагы йортларның берсендә яши. Капка төпләре ямь–яшел үлән, араларында язгы чәчәкләр, каршыда гына иген кырлары.

– Бик матур урын бу, – ди Антонина Ивановна. – Карыйсың, уч төбендәге кебек Арча күренә, иртән кошлар тавышы уята. Хәзер менә сандугачлар җырын тыңлап хозурланам. Тирә–яныбызны чәчәкләргә күмәм. Бер кешегә әйт- кәнем юк, барысын да үзем утыртам. Шуннан тәм табам, йөрәгемә дәва алам.

Ветеранның өендә дә тәрәзә төбе саен гөлләр, шау чәчәктә утыралар. Кечерәк кенә йорт булса да, эчендә рәхәт.

– Менә бу кресло 1870 елгы. Бер кадаксыз эшләнгән. Чыдам. Буйыйбыз, әмма төзәткән юк. Әбиемнең бирнәсе ул. Ә менә бу комод, өстәл гомер буе мине яратып йөреп, мәхәббәтен аңлатырга батырчылык итмәгән бер егетнеке. Аның миңа гашыйк икәнен белмәдем дә, икенчегә кияүгә чыктым, ә ул дус кызыма өйләнде. Көзгене әти алып кайткан булган. Борынгы әйберләр булса да, алар миңа якын һәм бик кадерле, – диде ул.

Антонина Ивановна шушы авылда эшчән, тырыш гаиләдә туып–үсә. Әти–әниләре ике балаларында да кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. 7нче сыйныфтан соң сугыш елларында кыз колхозда эшли. Ә 1946 елда, 18 яшендә, тракторчы Михаил исемле егеткә кияүгә чыга.

– Тик өч елдан соң аерылыштык. Мин ике нәни бала белән калдым. Витяга бары җиде ай иде, – ди ул. – Әти–әнием ярдәме белән тәрбияләдем. Әтием сугыш ветераны, инвалид, озак госпитальдә ятканнан соң кайтты, әни колхозда эшләде. Алар – минем горурлыгым.

Антонина Дементьева хастаханәдә эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Тегү белән шөгыльләнә. Бөтен авыл яшьләренә күлмәкләр тегеп бирә ул. Шулай зур тырышлык белән балаларын аякка бастыра. Хәзер үзе кадерле әни. Мәскәүдә яшәүче кызы Лилия ике атна саен әнисе янына кайтып тора.

– Гомер буе бары үземә, үз көчемә генә ышанып яшәдем, Тормыш миңа карата хәерхаһлы булды. Кызым бик тә игелекле, яраткан киявем дә (ул да тумышы белән Төбәк–Чокырчадан) бик яхшы, – ди тыл ветераны.

– Әни безнең әле дә бертуктаусыз эштә. Тик тора белми ул. Чигә, бәйли, бакчада чәчәкләр үстерә, – диде кызы. – Аннан туган ягының пат- риоты ул. Алып китмәкче булабыз, юк, китмим, шушында яшим, ди.

– Анда эшләргә бакча җитми, – дип шаяртып өстәп куйды кияве.

– Балачагым, яшьлегем, бөтен гомерем шушында үтте. Бу – минем тормышым, минем дөньям, – диде Антонина Ивановна.

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина юбилярны 90 яшьлеге белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Гөлсинә

ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International