Шаян да, телгә дә оста Үлмәскамал апа

2018 елның 1 июне, җомга

Шаян да, телгә дә оста Үлмәскамал апа

Апазда яшәүче Үлмәскамал Рәхмәтуллинага 90 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков та ветеран янына бүләк белән килгән иде.

– Мин үзем Каратайда тудым. Гаиләдә бер бала үстем. Дөресрәге, гаиләдә балалар күп булган, тик алар барысы да кечкенә вакытта ук үлгән, – дип сөйләп китте Үлмәскамал апа. – Безнең әти ике хатын алган. Беренчесе – 8, минем әни 2 ир бала тапкан булган. Инде өметләрен тәмам өзгәндә мин дөньяга тавыш салганмын. Әти миңа Үлмәскамал дип исем кушкан. Менә 90га җиттем инде.

Итле аш, кабартмалар тәтемәсә дә, гаилә кечкенә булу сәбәпле, ачлык аларны ул кадәр үк җәберләми. Әти–әнисе чыпта суга, Казанга барып сатып, икмәк алып кайта. Буталчык колхозлашу еллары үтеп киткәч, тормышлар да бераз рәтләнеп китә. Тик... сугыш башлана.

– Мин 7 сыйныфны сугыш чорында тәмамладым. Аннан җигелеп эшләргә туры килде. 4 ел урман кисәргә йөрдем, фермада дуңгызлар карарга куштылар. Әти: “Урман кисү ише булмас, җылы өеңдә торырсың, әниең әзерләгән ризыкны ашарсың, ризалаш”, – диде.

Кыз амбарчы да, бригадир да, тракторчылар бригадасында исәпләп баручы да була. “1951 елда эшләгән өчен миңа бер ат олавы ашлык тиде. Әти аны сөенеченнән елый–елый алып кайтты, – ди Үлмәскамал апа. – Сукачы да булдым. Без ермачлаган җирне әниләр үгез җигеп тырмалый, әтиләр чәчү чәчә иде”.

Тракторчылар бригадасында эшләгәндә кыз Хәйдәр исемле егет белән таныша. Өйләнешәләр. Биш уллары туа. Бар да гаиләле инде. Үлмәскамал апаның хәзер 8 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Бүген ул улы Фидаил, килене Замфира белән яши.

– Үзем дә кайнана белән тату гомер иттем, 32 ел инде киленем белән бик дус яшибез. Башка киленнәрем дә әйбәт. Икесе рус милләтеннән, безнеңчә белмиләр, икесе белән үзем җайлап сөйләшәм. Дингә кереп китүемә дә өйдәге киленгә рәхмәтлемен. Ике баланы миңа калдыра да, елата гына күрмә, барысын үзем башкарам, дип эшкә китә. Шунда башка төште бит: әти–әнигә дога кылырлык булса да догалар өйрәнергә кирәк. Өйрәнә торгач, остарып киттем, 28 ел абыстай булып йөрдем. Хәзер дилбегәне яшьләргә тапшырдым инде. Шулай да азрак каккалап–суккалап алам әле. Карт кешенең теле тик тормый бит аның, – диде уены–чыны белән шаян да, телгә дә оста Үлмәскамал апа.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International