Һәр авылның үз сыерчыгы
Апрель урталарында Ашытбаш авылыннан Рәис Шәкүров шалтыратты: “Ильяс абый, син ата кошлар алдан кайта, дип дөрес язгансың. Безнең ата карлыгач та алдан кайтып төште, берничә көннән ана карлыгач кайтты. Әй, аларның куанышулары, үбешәләр, бер–берсен кочаклагандай итәләр”.
Ерак араларны узганда, чит җирләрне гизгәндә кошларга да аерылышырга туры киләдер инде. Һәр авылның үз сыерчыгы, үз карлыгачы ничек юллар табып кайта диген? Тамга салынган карлыгачның тугыз ел рәттән үз оясына кайтуы билгеле.
Узган ел Наласа басуындагы сорт сынау участогында бер пар сыерчык метр ярымлы койма баганасы эчендә балалар үстерде. Түбәсе юк, ние юк. Участок мөдире Фәнис Зарипов белән без бу кошчыкларны оялы итәргә булдык. Фәнис көздән ике оя элеп тә куйды. Быел яз ул: “Сыерчыклар килде!” – дип сөенечле хәбәр җиткерде. Балалары карап тора башлагач килеп китәргә сөйләштек.
Кошларга да яшәүләре җиңел түгел бу дөньяда. Адым саен хәтәрлекләр саклап тора. Ала карга, чәүкә, саескан балаларын эләктерергә чамалап оя тирәсен әйләнеп үтә, җирдә песиләр сагалый. Быелгы кебек салкын язлар да зыян сала. Салкын тиеп чыгарып ташлаган томаланган йомыркаларын да табарга туры килде.
Бу көннәрдә сыерчык- лар бик тынычсыз, балалары үсеп, очып китәр вакытлары җитте. Исән–имин үсүләре куандыра да, күңелләрдә моңсулык та бар. Киләсе язга кадәр!
Ильяс Фәттахов