Тиешле вакытта, тиешле мизгелдә туры килгән
Редакциягә шалтыратып, Арча станциясендә яшәүче Данил Минҗановның суга батучы ике кыз баланы коткаруы турында әйттеләр. Аңарчы Данилның киемнәре белән суга сикергәнен һәм кызларны алып чыкканын үз күзләре белән күргән Арчада яшәүче Илфат Әскәров бу хакта сөйләгән иде инде. Беркөнне геройның үзе белән очраштык.
– Нинди геройлык булсын, гадәти хәл инде ул. Тиешле вакытта, тиешле мизгелдә туры килдем. Балаларның гомерләре бетмәгән булган. Минем урында башка кеше булса да шулай эшләр иде. Хәер, бөтенесе дә түгел. Кызларны судан алып чыкканда пляжда бер егет ята иде. “Сез вакытында килеп җиттегез”, – ди бу. “Ә син нишләп ятасың?” – дигәнемне сизми дә калдым. Аннан ул тирәдә ял итеп йөрүчеләр дә хәйран иде. Берсе дә селкенмәде, – диде ул.
Буш вакытларында шахмат уйнарга, кышын чаңгы шуарга, йөзәргә ярата Данил. Бу көнне дә дүрт яшьлек оныгы Әмир белән Казансу паркындагы ясалма күлгә су коенырга китә.
– Җәйнең соңгы көне иде ул. Кичке як, салкынча. Коенучылар сирәк. 14–15 яшьләр тирәсендәге бер кыз бала йөзеп эчкә кереп китте. Аннан кире борылып килде дә, буйга тәбәнәгрәк икенче кызны (анысы йөзә белми икән) җилкәсенә утыртып йөзә башлады. Хәле китте, күрәсең, туктап калды, өстәгесе шуып төште. Икәүләшеп су астына китә башладылар. Әле юкка чыгалар, әле башлары күренә. Шулай бераз тыпырчынганнан соң берсе: “Коткарыгыз”, – дип кычкыра башлады. Нишләргә? Әмирне калдырырга да куркам. Коткарырга да кирәк. Оныкны бер-
үзен калдырып киемнәрем белән суга сикергәнемне (кесәдә документлар, ачкычлар) сизми дә калдым. Алып чыктым балаларны. “Тирән бит күл, көчең җитмәгәч ник керәсең”, – дип ачуланып та алдым. Исемнәрен дә сорамадым. Алар киемнәрен алдылар да алга–артка карамыйча өйләренә йөгерделәр. Шунда онык минем янга килде дә: “Ну, бабай, син – гений”, – диде. Иң зур мактау сүзе шул булды. Каршыга күзлек ясаучы Рәүф абый очрады әле. Машинама утырдым да сеңелләремә киттем. Киемнәремне алыштырганнан соң өйгә кайттым. Шунда гына хатынга нинди изге гамәл кылуым турында сөйләп мактандым, – диде Данил Минҗанов ул көнне искә төшереп.
Данилның үзенең дә ике баласы, өч оныгы бар. Балаларны бик ярата ул. Ә куркусызлык кечкенәдән бар икән анда. Яшь чагында берүзенә ун хулиган белән сугышырга туры килгән. Дөрес, үзенә дә эләккән, әмма куркып калмаган бит.
– Каннан килә торгандыр инде ул. Мин армиядә хезмәт иткән вакытта әти Яңа Иябашта янгында бер кешене коткарып калган. 1969–1970 еллар тирәсендә бу. Ул хакта район газетасында да яздылар, әтигә батырлык үрнәге күрсәткәне өчен бүләк тә тапшырганнар, – дип әтисен искә алды ул. – Аннан мин көрәшчеләр, көрәш батырлары нәселеннән бит. Бабам Минҗан бөтен тирә–юньдә танылган батыр. Гомер буе көрәште. 74 яшендә дә Сабантуйда ветераннар арасында беренче булды. Көрәшче Әхәтне дә ул өйрәткән. Наласа мәктәбендә физкультура укыткан, көрәш буенча тренер булган ул. Әти дә аннан калышмады. Бабай белән икесе бергә көрәшергә туры килгәндә дә бабай җиңә иде. Табигый көч булган анда.
Баштарак Данил да көрәшә. Әмма соңрак бокс белән шөгыльләнә, суда йөзә, чаңгыда йөри, трамплиннардан сикерә, “Авторота артындагы Арча тауларын чаңгыда берсеннән икенчесенә сикереп үтә идек”, – ди.
– Мин Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Түбән Атыда зоотехник булып эшләдем. Шуннан армиягә киттем. Кайткач Куйбышевта югары белем алып, теш табибы һөнәрен үзләштердем. Оренбургта, Удмуртиядә эшләгәндә чаңгы буенча ярышларда җиңүләр дә яуладым. Арчада 12 ел армиягә чакыру комиссиясендә өлкән табиб булдым. Хәзер лаеклы ялда. Казанда сак системасында эшлим әле, – ди Данил.
Безнең кебек үк гап–гади кеше. Гадәти тормышта да батырлык үрнәге күрсәтеп, беркемгә дә бу хакта белгертмичә, мактанмыйча, гадәти яшәүне дәвам итә. Әтисе кебек үк батыр-
лык үрнәге күрсәткән өчен бирелә торган бүләккә лаек кеше ул Данил Минҗанов.
Гөлсинә Зәкиева