Паспортлы булдылар

2018 елның 1 июне, җомга

Паспортлы булдылар

30 майда Арча ЗАГСында тантаналы шартларда 14 яше тулган 6 яшүсмергә Россия гражданлыгын раслаучы документ – паспортлар тапшырылды.

Алисә Әхмәтова, Салават Галиев, Алинә Әскәрова, Лилия Мөхетдинова, Адилә Сөләйманова, Назлыгөл Гәрәеваның күңелендә бу көн гомергә уелып калыр.

Элек паспортларны 16 яшең тулгач паспорт өстәленнән үзең барып аласың да, ул гадәти көнгә әйләнеп кала иде. Хәзер дә мондый тантаналы шартларда мөһим документка ия булу һәркемгә дә тәтеми, билгеле. Кайбер әти-әниләр мондый истәлекле көнне үзләре бәйрәмгә әверелдерә: балалары кайтышка мул табын әзерләп бөтен гаилә бәйрәме ясый.

Паспортлы булуга Алисә Әхмәтованың үзенә караганда әтисе күбрәк куанды. Үзенең паспорт алган көне хәтерендә калмаган Хатиф абыйның. Паспорт яшь чагында да аның өчен зур роль уйнамаган. “Мин хәрби кеше булгач, отставкага чыкканчы хәрби билет белән йөрдем, соңгы елларда гына паспортны куллана башладым, – ди ул. – Алисәгә 11 май көнне 14 яшь тулды да, берничә көннән үк паспорт ясатырга документларын тапшырдык. Мондый көн балаларның күңелендә калырга тиеш. Бәйрәм ясап тапшырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт”.

Укучыларга паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге миграция эшләре инспекторлары Алинә Нуруллина һәм Алинә Заһидуллина тапшырды. Тәүге документларын кулга алган яшь гражданнарга “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты баш белгече Миләүшә Фәттахова да котлап истәлек бүләкләре тапшырды.

Яшьләр кулларына паспортны тотуга аның битләрен ача, фотосурәтләрен карый башлады. Үземнең дә беренче тапкыр паспорт алган чак-лар искә төште. Ул көнне ниндидер могҗиза булыр кебек көткән идем. Битләрен кат-кат актарганым истә. Бүген паспортка ия булган Лилия Мөхетдинова да дулкынланып көткән бу көнне. “Кулга тотканчы, күңелдә шатлык та, курку да булды. Бу документ безгә зур җа- ваплылык өсти”, – ди ул.

Россия гражданины булу ул дәрәҗә. 1932 елның 27 декабрендә илдә бердәм паспорт системасына бәйле закон кабул ителгәч, паспорт тормышта мөһим документка әйләнә. Әби-бабайлар паспорт ала алмаган еллар, мәҗбүри авылда калып, читкә бәхет эзләргә китә алмаулары турында еш сөйли. Ә бүген тормыш рәхәт, паспорт кулыңа бирелә, кая телисең, шунда бар. Әлеге яшь райондашларыбыз да илебезнең кайсы тармагына хезмәт итеп, кайда гына яшәсәләр дә, районыбызның горурлыгы булырга язсын.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International