Арчаның ветеран футболчысы
Ветеран футболчылар турында сүз чыккач, хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов: “Заманында район газетасында эшләгән Фидаил абый Җәләлиев спорт темасына күп язды, ул аларны яхшы белә”, – диде.
Шунда ук Фидаил абый белән элемтәгә кердек. “Минем энем Равил футболчы, гомер буе футбол уйнаган, командада эшләгән кеше”, – диде ул. Ә Равил абый Түбән Новгородта яши булып чыкты. Без ветеран футболчы белән Арчага кунакка кайткач күрештек. Равил абый 1941 елда туган. Сугыш чоры баласы. Равил абый данлы футболчы юлы үтсә дә, бик тыйнак кеше.
– Элек футбол кыры Арчаның крахмал тавы янындагы күпернең уң ягындагы болында иде, – дип искә төшерделәр алар абыйсы Фидаил белән. – Кечкенәдән янәшәдәге Казансу елгасында су коенып, туп тибеп үстек. Почта урамының 1нче йортында яшәдек. Безнең әти Бәд-ри хәзерләүләр конторасы җитәкчесе булып эшләгән кеше. Әни Гаҗбикамал өйдә балалар тәрбияләде. Өчәү үстек. Шөкер, өчебез дә исән-сау. Кыз туганыбыз Финира гаиләсе белән Самарада яши.
Равил 8 сыйныфны тәмамлагач, тимер юлчылар училищесына укырга керә. Тимерче, слесарьлык һөнәрләре ала. Тренер Геннадий Востоков училищеда укыган футболга сәләтле егетләрне җыя. Алар арасында Равил дә була. Геннадий Востоков 1972-1974 елларда Казанда “Рубин”да тренерлык итүе һәм көчле футболчылар әзерләве белән билгеле тренер. Ул СССР җыелма командасында уйнаган легендар футболчы Виктор Колотовның беренче тренеры. Аның укучысы – атказанган спорт остасы, Киевның “Динамо” һәм СССРның җыелма командасы капитаны Виктор Колотовка Яшел Үзән шәһәрендә һәйкәл куелган.
– Тимер юлчылар, урта уку йортлары командалары арасында оештырылган ярышларда җиңеп, дан казанган вакытлар булды, – дип сөйләде Равил абый. – Безнең белән Арчадан Борис Федоров та футбол уйнады. Ул училищены тәмамлагач, Вятские Поляныга эшкә китте. Мин дә шунда техникумга кердем. Армиядә Германиядә хезмәт иттем. Анда да футбол уйнадым. Совет гаскәрләре футболчылары төркемендә идем. Капитан ЦСКАда уйнаган Александр Петров иде. Без хәрби хезмәттән азат ителгән команда идек. Өстәмә рәвештә ашаттылар да. 1964 елда армиядән кайттым. Мине тренер Геннадий Востоков Яшел Үзәндәге “Прогресс” командасына чакырып алды. Без аның белән элемтәне өзмәдек. Телефон аша сөйләшеп тордык. Германиядә үк калдырмакчы булганнар иде, әмма Востоков чакырып кайтарды. Ел ярым уйнаганнан соң, имгәнү алып, командадан киттем. Кировның “Динамо” командасында уйнап, чемпионнар калып, 35 яшькә кадәр футбол уйнадым, тренерлык иттем. 1981 елда безнең команда Россия Кубогы алды. Пенсиягә чыкканчы футбол командасының администраторы булып эшләдем.
Якташыбыз кайда гына яшәмәгән һәм эшләмәгән! Футбол аны бер шәһәрдән икенчесенә йөрткән. Яшел Үзән, Нократ Аланы (Вятские Поляны), Әстерхан, Ижевск, Казан, Тольятти, Яр Чаллы, Түбән Новгород... Казанда “Рубин”да да администратор булып эшләгән. Тренерларның үзәк мәктәбен тәмамлаган. Яшьтән, Яшел Үзәндә эшләгән вакытта ук өйләнә, Ираида ханым белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бер урыннан икенче урынга күчеп йөрү гаиләсенә җиңел булмагандыр. Әмма Равил абый үкенми. “Мине футбол аякка бастырды”, – ди ул канәгатьлек хисләре белән. Менә нинди ветеран футболчыларыбыз бар!
Румия
Надршина