Җәен күбрәк тырышырга

2018 елның 1 июне, җомга

Җәен күбрәк тырышырга

25 майда хуҗалыкларның баш зоотехниклары, ферма мөдирләре катнашында терлекчелектәге дүрт айлык эш йомгакларына, терлекләрне җәйге лагерьларда асрауга багышланган семинар–киңәшмә булды.

Эшкә йомгак ясау, бурычларны ачыклау өлеше Түбән Мәтәскә мәдәният йортында үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов үзенең чыгышында терлекчелектә уңай якка үзгәрешләр булуын әйтте, әмма кимендә биш процент үсешкә ирешү өчен әле күп эшлисе бар. Бигрәк тә терлекләрнең баш санын арттыру буенча.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов һәр хуҗалыкның эшенә анализ ясады. Дүрт айда сөт сату узган елның шул чорына карата 110 процент тәшкил итте. “Казанка”, “Кишет”, Сафиуллин, “Ашыт”, “Кызыл Яр”, Закирҗанов Р.М., “Ташкичү”, “Ашытбаш”, “Ватан”, “Курса МТСы” хуҗалыкларында үсеш – 260–110 процент.

Бозау алу узган елгы дәрәҗәдә (100 процент) булса да, “Кырлай”, “Ватан”, “Игенче”, “Северный” “Казанка”, Лотфуллин Р.З. ширкәтләрендә узган елгыдан шактый ким.

– Җәйге мөмкинлекләрдән тулы файдаланырга кирәк, – диде Р.Хәйретдинов. – Бозауларны да лагерьларга чыгарырга. Терлекләр алдында чиста су өзелмәскә тиеш.

Район ветеринария берләшмәсенең табиб–эпизоотологы Айрат Фазлыев терлек авыруларын кисәтү буенча киңәшләр бирде.

Семинар–киңәшмәнең практик өлеше Казиледәге җәйге лагерьда узды. Район ветеринария берләшмәсенең табиб–токсикологы Алинә Гарипова дару үләннәре җыю вакыты, куллану тәртибе турында сөйләде.

“Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров җәйге лагерь белән таныштырды. Хәзер сыерлар янәшәдәге уҗымда көтелә, Быел электр–көтүче алып кайттылар. Уҗымны ашатып бетерүгә анда берьеллык үлән чәчәчәкләр, көзгә тагын арыш чәчелә. Бозауларны болындагы лагерьга күчерәләр.

Ильяс

Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International