Бәхетле балалар, сез!
Майның соңгы бер көнендә бик тә рәхәт булды. Ул көнне мәктәпләрдә укулар тәмамланды һәм кичен... Арча сәнгать мәктәбендә иҗат концерты үткәрелде.
Кичке сәгать 5тән соң сәнгать мәктәбе гөж килеп тора иде инде. Балалар чыгыш ясарга әзерләнә, шау-гөр килеп кием сайлый, ә әти- әниләр, әби-бабайлар кечерәкләр янында бөтерелә, концерт залына үтә. Укытучылар да дулкынлана. Балаларның ел буе нинди һөнәргә өйрәнүләрен әти-әниләр караячак. Ә бу җитди имтихан. Укытучыдан да күп нәрсә тора шул.
Хореограф Зилә Мортазина узган ел Арчаның 1нче мәктәбендә 1нче сыйныфларга бию дәресләре алып барды. Бу балалар һәм әти- әниләр өчен бик уңай булды. Ә быел инде 2 сыйныфта укучы балалар яраткан укытучылары Зилә Азатовна дәресенә сәнгать мәктәбенә килделәр. Һәм көзгеле, уңайлы бию залын күреп, бик куандылар. Атнага өч тапкыр иртәнге сәгать 8гә (икенче сменада укыйлар) алар биергә йөрде. Әти- әниләр: “Икенче сменага да ияләндек. Баланың көнен йоклатып үткәрмәдек. Иртән торып, төрле түгәрәкләргә йөрдек. Дәрес әзерләргә дә вакыт калды”, – дип әйттеләр. 2а сыйныфыннан гына да Зилә Мортазина дәресенә 9 бала йөрде. Алсинә, Адилә, Алинә, Алия, Зәринә, Зәлинә, Исламия, Ильяс, Сәгыйть.
Күрше сыйныфлардан Ралина, Аяз, Ильяс, Рүзәл... Алар сәхнәдә татар халык биюе, шаян һәм шәфкатьлелек биюләрен башкардылар. Әти-әниләрнең сөенеп карап утыруларын күрсәгез иде сез! Бар да үзенекен фотога, видеога төшереп калырга тырыша, куанып кул чаба. Ул гынамы? Соңыннан Арча сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова балаларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп, Дипломнар тапшырды. Укытучы апалары Зилә Азатовна: “Афәрин, балалар, киләсе уку елында да көтеп калам. Каникулны матур итеп үткәреп, ял итеп, көч туплап килегез!” – дип, сөеп озатып калды. Балаларның
уңышлардан башлары күккә тиде! Ничек инде кибеткә кереп торт алмыйсың да, гаиләдә бергәләп чәй эчмисең, ди!
2а сыйныфыннан Рәйхан Тимергалиев баян дәресенә йөри. Алар бер төркем гармунчылар әле яңа гына Чабаксарда “Гармун – күңелем кылы” дигән Бөтенроссия фес-
тиваль–бәйгедә катнаш- тылар. Арча гармунчылары уңышлы чыгыш ясап, лауреат, дипломант исемнәре алып кайттылар. Аларның чыгышын без сәхнәдә күрдек. Рәйхан Тимергалиев та дипломант исеменә лаек булды. Гармунчыларны әзерләүгә керткән хезмәте өчен җитәкчеләре Заһидә Гайфуллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Иҗат концертында да алар җитәкчеләре Заһидә Гайфуллина катнашында ансамбль белән чыгыш ясадылар.
Альберт Гайнетдинов җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбле, Нәзир Фәхретдинов җитәкчелегендә курайчылар, баянчылар чыгышы шулай ук балалар иҗатын үстерү өчен сәнгать мәктәбендә нинди зур мөмкинлекләр тудырылганы турында сөйли. Кыскасы, Арча сәнгать мәктәбендә майның соңгы атнасында көн саен диярлек хисап концертлары булды.
...Биючеләрнең күбесе бассейнга йөзәргә дә йөри. Анда да алар май уртасында хисап тоттылар, үзара ярыштылар һәм 1нче, призлы урыннарны алдылар. Балага хәзер мәктәптән тыш өстәмә белем, тәрбия алу өчен мөмкинлекләр күп. Өлгер генә! Ә әти- әнинең баласын тәртипле, сәләтле, мәдәни һәм мәгърифәтле итеп күрәсе килә. Бу табигый хәл. Балалар бездән яхшырак булырга тиеш.
Румия Надршина