Бәйрәм бүләк иттеләр
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре төрле сәбәпләр белән ятим һәм караучысыз калып тәрбиягә бирелгән балалар, исәптә торган гаиләләрдәге балалар өчен Арчаның үзәк стадионында бәйрәм ясады.
Изге күңелле иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп батутта сикерде, аниматор белән төрле уеннар уйнады, машинада, квадрациклда йөрде, татлы мамыктан авыз иттеләр. Бу көнне барлык төр күңел ачу чаралары да түләүсез иде. Аннан бәйрәм мул табын артында дәвам итте: балалар үзбәк кардәшләребез пешергән пылау белән рәхәтләнеп сыйланды.
Әти-әниләр, бала тәрбияләүче гаилә әгъзалары ел да шушындый чара оештырып балаларның күңелен күргән өчен оештыручыларга һәм иганәчеләр Руслан Әһлиев, Рәсим Бариев, Рамил Хәсәнов, Ирек Минзин, Рамил Хәйруллин, Илгизәр Мөхәммәдиев һәм башкаларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Балаларны Халыкара яклау көне 1950 елдан бирле зурлап билгеләп үтелә. Әлеге көнне балаларга аерым игътибар күрсәтелеп, балаларга кагылышлы сораулар буенча белгечләр консультацияләр бирә. Бу көнне балаларга багыш- лап күңелле бәйрәм чаралары күпләп оештырылса да, балаларны тәүлекнең һәр минутында яклаучылары – әти-әниләре һәрвакыт янында булса яхшы. Менә шуңа да, балаларның һәммәсе әнә шул яклаучы-саклаучылары белән бер гаиләдә яшәсә иде дә бит...
Түбән Пошалымнан Ильвира Зиннәтуллина да балаларын бәйрәмгә алып килгән. Бу гаилә үз канаты астына дүрт ятимне сыендырган. Үзләренеке өчәү, тиздән дүртенчесе тууын көтәләр.
Балаларның шатлыклы авазын ишетү, куанычларын күрү әти-әни өчен дә күңелле. Әгәр мәрхәмәтле кешеләрнең гаиләләрендә яшәмәсәләр, алар бу шатлыклы мизгелләрне күрә алыр идеме икән?! Арчадан Рәмзия һәм Рамил Кәлимуллиннар гаиләсе дә язмыш тарафыннан кыерсытылган өч сабыйга 6 ел инде гаилә җылысын биреп яши. Бәйрәмгә әниләре белән килгәннәр. Рәхәтләнеп уйныйлар, ул арада кечерәкләре йөгереп килеп әниләренә нидер әйтеп, хисләрен бүлешеп китә. Рәмзия ханымга “Әнием”, — дип дәшүләре үк күпне сөйли. Кәлимуллиннарның үз балаларына 26, 24, 12 яшь икән. Алар сабыйларны эне-сеңелләре күк күреп, якын итеп яши. Гаиләгә кайтканда кечкесенә нибары 8 ай гына була шул.
Кәлимуллиннар төпчек кызларына иптәшкә бер кыз алырга дип барган җирдән өч сабыйлы булып кайта. Бертуганнарны аермыйча бирәләр гаиләгә. Олысы үткән тормышын искә төшерергә теләмәсә, кечкенәләре үзләрен шушы йортта туып–үскән дип белә. Олысына гаиләгә кайтканда 8 яшь була, аңларлык яшьтә. Кайт- канда 2 яшь тә 8 айлык һәм 8 айлык булган кечкенәләргә кайдадыр әниләре барлыгын аңлата башлагач, “Ике әни булмый”, — дип Рәмзия апаны шаккатырганнар. “Үз балаларыбыз да, ирем Рамил дә бик ярата балаларны, Рамил мәктәпкә, бакчага гел үзе йөртә, – ди ул. – Телевизордан язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларны күргәч, их, бу балалар безнең кебек җитеш тормышларны күрмичә яши бит дип бик жәлли идем. Абыем үлгәч мин үзем генә калдым. Ә тормышта туганнар кирәк. Төпчек кызыбызга үз яшендәгерәк бер кыз алу теләген ирем дә хуплагач, тәвәккәлләдек. Балалар бер-берсенә терәк булыр дип уйладык”.
Гаиләгә кайткан өлкән кыз да әнисе янында иде. Үз әниең янына кайтасың киләме, дигән сорауга ул: “Юююк, — дип сузды, – монда рәхәт”. Әти-әни назы бар йортта балалар да бәхетле шул... Ә тудыр-
ган әниләре бик сирәк кенә хәлләрен белергә дип шалтырата икән. Бу ана нинди хәзинәләрен югалтканын аңлар микән бервакыт?! Тапкан түгел, баккан ана диләр. Баккан ата-аналарга шул балалардан игелек күреп яшәргә язсын.
Розалия Зиннәтова