Балаларның җәйге ялы – игътибар үзәгендә!

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Балаларның җәйге ялы – игътибар үзәгендә!

       Балалар – тормышыбызның чәчәкләре, алар безнең киләчәгебез. Ел саен укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен лагерьлар, санаторийлар саны артып тора. Җәй көне барыр җире булмаган яки коллективта булырга, яңа дуслар табарга омтылган актив балалар ял һәм сәламәтләндерү урыннарын сайлый. Балаларның җәйге ялын имин һәм файдалы итеп оештыру район мәгариф бүлегенең игътибар үзәгендәге мәсьәлә булып тора. 

       Укучылар   каникулларны көтеп алалар.Аларны ничек кенә күңелле генә түгел, файдалы итеп үткәрергә.  Иң әйбәте – лагерьларга бару. Аларда ял да итәсең, рәхәтләнеп күңел дә ачасың, үзеңә киләчәктә кирәк булачак күнекмәләрне дә аласың, Ә иң мөһиме – дуслар табасың. Районыбызның 25 мәктәп яны лагеренда 804 бала 21 көн дәвамында ял итәчәк.Уеннар, викториналар, экскурсияләр оештырылачак.Өч тапкыр ашату каралган. Балаларыбызның җәйге каникуллары файдалы һәм хәвеф-хәтәрсез узсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International