Сабантуйга бүләк
Тиздән Сабантуйлар. Алар якынлашкан саен күңелдә балачак хатирәләре яңара. Бала вакытта аеруча сагынып көтәсең бит аны. Бүләк җыюлар, балалар өчен бәйрәм ясау, яңа, матур күлмәкләр. Элек Сабантуйга бүләк җыюлар белән бүгенгесен чагыштырып карыйм да... “Капка шакыдылар да киттеләр. Чыксам, бер кеше юк. Икенче йорт янына барып, капкаларын шакып торалар. Җыр, гармун тавышы түгел, бүләк бәйләргә колга да юк. Шулай бүләк җыю буламени?” – дип сөйләде быел бер таныш ханым.
Заманында безнең авылда бүләкне бизәлгән атка утырып, гармуннар белән, һәр капка төбендә тукталып, биеп–җырлап, шау–гөр килеп җыялар иде. Ахырга таба ат арбасы балалар белән тула, артыннан дөнья кадәр кеше иярә. Ә кичкә тау башындагы кәнсәләр янында балалар Сабантуе була. Матур итеп киенеп олысы–кечесе шунда ашыга.
Шушы гореф–гадәтләрне саклаучылар әле дә бар. Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге тынгы белмәс “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле ничәнче ел рәттән инде Сабантуйга бүләк җыюны истә калырлык, халык, бигрәк тә өлкәннәр күңеленә ятышлы итеп үткәрә.
Быел да татар халкының милли киемнәренә киенгән ансамбль җырчылары Зөлфирә Габделбәрова, Фәридә Әхмәдуллина, Язилә Баһаветдинова, Фәния Сабирҗанова, Нәсимә Гарифуллина, колга белән Илгизәр һәм Илмир, гармунчы Вилорик Зыятдинов, машинасы белән ярдәм итеп йөрүче Наил Гарифуллин җырлый–җырлый Питомникның әле яңа гына асфальт салынып, халыкны куандырган Тирәкле урамыннан үтеп, башка почмакларына да сугылып, Божа авылына юл тоттылар.
Бүләк җыюның үз яме бар. Өйдән–өйгә йөргәндә хуҗалар якты йөз белән каршы алсалар, күңелләр тагын да үсеп китә. Төрле кеше бар бит. Кайберсе хәтта ишеген дә ачмый, капкасын ук бикләп куя. “Минем вакытым юк”, – дип сөйләшеп тә тормаучылар очрый. И–и–и, җәмәгать, исән–имин булганда изге теләкләреңне, тәнгә сихәтлек, илгә иминлек, балаларга игелек теләп, Сабантуй өчен бүләк бирү үзе күңелле бит ул. Күл урамында яшәүче Дания һәм Габдуллаҗан Миннекәевләр, Нурия һәм Әнәс Әхмәтгәрәевләр әнә бүләк җыючыларны капка төбендә үк каршы алдылар, бүләкләрен колгага бәйләгәннән соң, балаларга конфет–прәннек өләштеләр, үзләре үк җыр суздылар, рәхәтләнеп биеделәр.
Сәхнә һәм хезмәт ветераны Лениза Садыйкова да, Урманлы тыкрыгында яшәүчеләр бар да әлеге төркемне көтеп, җыйнаулашып урамга чыккан иде. Бүләкләрне дә мулдан бирделәр, күңел ачарга да җаен таптылар.
Эльза һәм Камил Исламовлар йорты янына килеп җиткәндә көн кичкә авышкан иде инде. Бүләк җыючыларны капка төбендә Кукмарадан килгән кунаклар каршы алды. Моны белеп алган Фәния Сабирҗанова җыр сузды:
Кайдан килдегез сез безгә,
батмаенча диңгезгә.
Кадерле кунак сез безгә,
ни хөрмәт итик сезгә?
Кунаклар һәм хуҗалар да җавапсыз калмады, алар да җыр белән җавап бирде, соңыннан мондый матур күренешкә соклануларын белдерделәр, халкыбызның гореф–гадәтләрен югалтмыйча, традицияләрне дәвам иткән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Питомникта да, Божада да ул көнне чын бәйрәм булды.
Гөлсинә Зәкиева