Арчага Сәйдә абыстай кайтты

2018 елның 8 июне, җомга

Арчага Сәйдә абыстай кайтты

Районның аш-су остасы, эшмәкәр Нурияздан Әхмәдуллин ифтар мәҗлесе үткәрде. Коръән ашына 50ләп кеше килде. Гомер буе сәүдә системасында эшләгән Нурияздан Нуретдин улы заманында бергә эшләгән хезмәттәшләрен дәшкән. Ә ул биографиясен гади хезмәттән башлаган кеше.

Ничек итеп типографиядә, терсәктән кара буяуга батып эшләгәнен, цехларның идәнен кыра-кыра манма тиргә батып юганнарын дулкынланмыйча сөйли дә алмый. Әлбәттә, ул бу турыда Коръән ашында искә төшермәде. Ә менә типографиядә заманында бергә эшләгән Гандәлиф, Мәсхүдә, Дания апаларны ашка дәшмичә калмаган. Гомер буе намус белән эшләгән, ихтирамга лаек апалар табын түрендә мәҗлеснең күрке булып утырдылар. Коръән ашларында йомшак тавышы белән көйләп укучы хөрмәтле Әлфия абыстай Рәхимова бу юлы кунак булып кына килгән иде. Барыбыз да Казаннан кайткан Татарстанның танылган абыстае Сәйдә Аппакованың вәгазь–нәсыйхәтләрен, дәресләрен, догаларын тыңладык. Кичке сәгать 6га килгән идек, төнге сәгать 10нар тулып китте... Мәҗлесне Татарстанның халык җырчысы Зөһрә Сәхәбиеваның (ул да кайткан иде) әниләр турында җырлавы, мөнәҗәтләр көйләве тагын да күтәреп җибәрде.

Сәйдә абыстай Аппакованың вәгазьләрен, хөрмәтле газета укучылар, сезгә дә сөйлисе килә. Никахларның таркалуына борчыла абыстай. Гаиләдә хатын-кызга эндәшми калырга кирәк, ди ул. Үзеңнең дөрес- легеңне белсәң дә, телне тыярга. “Җаным”, – дигән сүзне кызганмас- ка. “Җаным” сүзен бер дә әйтәсе килми шул, диючеләр бар. Әмма хатын-кызларга ир-атка карата йомшаграк, артист булырга кирәк. Акырып-бакырып, бөтен эшне үз җилкәгезгә алырга ашыкмагыз. Ир үзен гаилә башлыгы итеп тоеп яшәргә тиеш.

Дога кылганда иң элек исәннәргә – үзегезгә, якыннарыгызга дога кылыгыз, аннан соң гына әрвахларга, дип тә өйрәтте абыстай. Коръән мәҗлесләрендә дә, үзегез Коръән укыганда да, укып бетергәч, дога кылганда башта исәннәргә теләк теләргә кирәк. Әгәр дә син Коръән укыганда иң элек әрвахларга дога кыласың икән, синең бөтен укыган әҗерләрең суырып алыныр, үзеңә теләгәндә буш һава калыр, ди.

Гарәп теленең кайбер сузык авазларын да ансат кына аңлатты абыс-тай. Менә, терсәктән кулыгызны күтәрегез, өстенә кашык куегыз, ул булыр... Тыңлап торганда гарәп телен өйрәнү бик ансат шикелле. Өйрәтүчедән дә тора шул.

Ифтар мәҗлесендә Сәйдә абыстай Аппакова Нурияздан Нуретдин улына истәлек-хатирәләре, үгет-нәсихәтләре тупланган “Тузмый торган бүләк” китабын бүләк итте. Автор китабында халкыбызның гасырлар буе тупланган күркәм гадәтләрен бәян итә. Милләтебезнең ак әбие әдәп-әхлак, дин белән бәйле сорауларга җавап табарлык өстәл китабы әзерләгән.

Мул табыннар артында үткән догалы мәҗлестән йөзләребез нурланып, күңелләребез сафланып таралыштык. Изге Рамазан аенда шундый игелекле очрашу оештырган Нурияздан Нуретдин улына бик рәхмәтле булдык. Уй-хыяллары тормышка ашсын. Ил-көннәребез тыныч, исән-сау булыйк.

 Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International