Әнискә ярдәм кирәк

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Әнискә ярдәм кирәк

2014 елның 18 декабре Хәкимҗановлар гаиләсенә олы шатлык алып килә: Азат белән Эльмира игезәк сабыйларның әти-әнисе булу бәхетенә ирешә. Балаларга исемне дә чын үзебезчә Әнис белән Әминә дип куштыра бәхетле әти-әни. Тик шатлык хисләре генә озакка бармый: табиблар Әнискә тумыштан йөрәк чире диагнозы куя. Эльмира йөкле вакытында даими табиб күзәтүендә булып, УЗИдан да гел тикшеренеп тора, ул чакларда бар да әйбәт була, авырту бала дөньяга килгәч кенә ачыклана.

Яшьләрне туганнары да, әти-әниләре дә: “Хәзер медицинаның көче зур, югары технологияләр кулланыла, “алтын куллы” табиблар операцияләр ясап тора, уңышлы булыр, ул кадәр борчылмагыз”, – дип юатырга тырыша. Әйтергә генә ансат... Баштан бер генә минутка да чыкмый торган уйлар өермәсендә әти-әни, якыннары авыртуны җиңү юлларын эзли башлый.

Көннәр узган саен табиблар чирнең катлаулылыгына төшенә. Чит илдә эшләүче коллегалары белән киңәшләшеп, Нидерландның Лейден клиникасы табиб- лары операциягә алынырга ризалаша. Ата-ананың, Казанда дәваланып сәламәтләнербез, дигән өметләре чәлпәрәмә килә. Хәер, үзебезнең илдә дә ясарга мөмкин икән мондый катлаулы операцияне, тик бу очракта берничә тапкыр, бала үсә барган саен кабаттан күкрәк читлеген ачарга, күп наркоз алырга кирәк булачак. Ә чит илдә операцияне бер генә тапкыр ясап, йөрәкнең клапанын саклап калырга ышандыралар. Чит илдән, операциягә түләү өчен 3 млн. сумга якын акча кирәклеге турында чек алгач, әти-әни тагын тет-рәнү кичерә. Икесе дә табиб булып эшләүче әти-әни өчен әлеге зур сумманы җыю мөмкин түгел шул. Тик куркуны өмет басып китә: бала гомере өчен көрәшергә кирәк! Өмет белән алар балаларга ярдәм итүче “Алеша” хәйрия фондына хат юллыйлар, фонд ярдәм итәргә ризалаша. “Санкт-Петербургта эшләп килүче әлеге фондның интернеттагы сайтына кереп карагач, кайгы-хәсрәт бездә генә түгел икән, дип, ярдәм сораучыларның күплегенә гаҗәпләнеп калдык. Ярдәм сораучылар арасында татар балалары да күп. Бу фонд районыбыздагы бер балага да ярдәм кулы сузган. Күптән түгел фонд ярдәме белән җыелган акчага Лайден клиникасында Чаллыдан бер балага операция ясалган”, – ди Хәкимҗановлар.

Фонд хезмәткәрләре Әнис өчен дә ярдәм акчасы җыюны оештырып җибәргән. Гаиләгә танышлар да, таныш түгел кешеләр дә булыша, адәм баласының хәсрәтенә битараф булмаучылар арасында акчалата ярдәм күрсәтүчеләр күп икән.

Казанда яшәсәләр дә, Әниснең тамырлары Арчадан. Дәү әтисе Әхмәт Габделфәрт улы озак еллар районның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Дәү әнисе Резидә Мәгъсүм кызын да районда белмәүчеләр сирәктер. 35 ел гомерен Арча үзәк хастаханәсендә авыруларны дәвалауга багышлаган кеше ул.

Хәкимҗановларның туганнары, якын дуслары юл чыгымнары, чит илдә яшәп тору өчен кирәкле сумманы җыеп куйган инде, фонд операция чыгымнары өчен акча җыеп клиника счетына күчерәчәк.

Гаилә әгъзалары райондашларга да үтенеч белән мөрәҗәгать итә: “Олы йөрәкле, кеше кайгысына битараф булмаган кешеләр безнең районда да күптер, ярдәмнәреннән ташламасыннар иде. Без ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтле булып, гаиләләренә иминлек, тынычлык, нәселләренә бәхетле, сәламәт, озын гомер телибез”, – диләр.

Халыкта, тамчылардан күл җыела, дигән әйтем бар. Изге Рамазан аенда эшләгән изгелекнең әҗер-савабы да унлата арта ди.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: акчаларны Әниснең әти-әнисе счетына күчерергә мөмкин: Хәкимҗанов Азат Әхмәт улы 89272484846, Хәкимҗанова Эльмира Абдулла кызы 89178831312. Әлеге телефон номерлары саклык банкы картасы белән бәйләнгән. Шулай ук ярдәмне “Алеша” хәйрия фонды аша да җибәрә аласыз. Моның өчен интернеттан https://www.aleshafond.ru/children/khakimzyanov-anis/ ссылкасы белән “Детский благотворительный фонд Алеша”га керергә кирәк.

Кеше хәсрәтенә битараф булмасак иде, хөрмәтле райондашлар! Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International