Тигезлеккә ни җитә

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Тигезлеккә ни җитә

“Пар яшәгәннәр тигезлекләре белән болай да бәхетле”. Иске Чүриле авылыннан 50, 40 ел бергә яшәгән парлар турында язарга утыргач, Иске Кырлай авылыннан Рәшидә апа Хәсәнованың шушы сүзләре искә төште. Чыннан да, тигезлек – зур бәхет. Яныңда серләшү, киңәшләшү, ярдәмләшү, аркылы яткан бер тактаны гына алып кую өчен булса да ирең, елмаеп каршы алырга хатының булу бәхет түгелмени.

– 50 ел аз гомер түгел. Мөнәсәбәтләребез начар булса, шуның кадәр бергә яши алмас идек, – ди Иске Чүриледән Илвира Бәдриева. – Ирем бик яхшы кеше. Балалар өчен үлеп тора. Аллага шөкер, без бергә, дип сөенәм. Дөрес, төрле чаклар була. Дәшми каласың. Онытылып китә.

Илвира апа Штерәдә туып–үскән, мәктәп тәмамлаган, Арчада кибетчеләр курсында укып белем алган һәм авылда кибетче булып эшләгән. Ире Илдар Кызыл Сарай авылыннан. Армиядә хезмәт итеп кайткан. Усадта шоферлыкка укыган. “Клубка менеп йөри иде. Кибеткә дә кергәләде. Күзе төшеп калган. Таныштык. Озакламый кавышып та куйдык. Кызыл Сарай авылы беткәч, Иске Чүрилегә күчеп килдек”, – ди Илвира апа.

Шулай матур гына яшәп китә яшь гаилә. Көн артыннан көн туып, хезмәт белән мәшгуль булып, балалар үстереп, 50 ел үткәнне сизми дә калалар. Илдар абый 46 ел хуҗалыкта “ГАЗ–53” машинасында эшләп, алдынгылар рәтендә бара, Илвира апа хисапчы, склад мөдире була. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Балалары, оныклары турында кайгыртып, алар өчен сөенеп–көенеп гомер итәләр.

– Балаларыбыз йөзгә кызыллык китермәде. Улым да әтисе кебек шофер иде. Кыска гомерле генә булды. Киленем Миләүшә белән аралашып яшибез. Безне бик якын итә. Кызым укытучы, Штерәдә кияүдә, Иске Чүриле мәктәбенә килеп укытып йөри. Киявем дә бик яхшы. Тормышыбыздан бик канәгатьмен, – ди Илвира апа.

Ә менә Рәхимә һәм Наил Хәлиловларның бергә яши башлауларына 40 ел. Рәхимә үзе Көтектән, Мәктәптән соң Казанга эшкә киткән. Наил белән хат аша танышканнар.

– Армиядә Көтектән бер егет белән хезмәт иттем. Элек хат алышу бар иде бит. Ул миңа Рәхимәнең адресын бирде. Языша башладык. Аның белән генә түгел, әллә ничә кыз белән хат алыштым инде. Йөргән кызым да бар иде. Кайткач аның белән очраштым. Бер көн сүзгә килдек тә, Рәхимәне эзләп киттем. Күрдем дә, ошаттым. Армиядә вакытта бер фотосын җибәргән иде ул миңа. Кечкенә генә йөзле, чандыр кыз. Шул гына харап итте инде мине, дим хәзер көлеп. Үзем дә яшь чакта чибәр идем инде. Хәер, язмышым шул булгандыр. Бер ел да үтмәде, кавышып та куйдык. Менә 40 ел яшибез, – дип искә ала Наил.

Наил үзе Биектау районы Авангард авылыныкы. Авыл беткәч, Иске Чүрилегә килеп урнашканнар. Йорт салып чыкканнар. Рәхимә кайнана–кайната белән дә 40 ел тату гомер итә. Казаннан кайт-кач, Арчада чүәк теккән, почтада эшләгән, балалар бакчасында пешекче булган. Наил башта “Сельхозтехника”да эшләгән, аннан аны авылга кайтырга ризалаштырганнар. Бригадир, берара колхоз рәисе, аннан ферма мөдире булган.

– Өч балабыз бар, өчесе дә югары белемле, 4 оныгыбыз үсеп килә. Ялларда алар кайта, өебез шау–гөр килеп тора. Кайчак төннәрен уянам да, янымда йоклап яткан хатынымны күреп: “Ярый әле ул бар, дип сөенәм. Тигезлеккә ни җитә”, – ди Наил.

Гөлсинә

Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International