Әкълимә әбигә – 100 яшь!

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Әкълимә әбигә – 100 яшь!

Ел башында гына Мәмсәдә яшәүче Гарифә Касыймованы 100 яшьлек юбилее белән котлаган идек. Шушы көннәрдә Түбән Пошалымда яшәүче Әкълимә апа Шәйдуллинаның тууына бер гасыр булды. Иң кызыгы шунда, алар икесе дә Күлтәс авылында туып, бергә уйнап үскәннәр, дус кызлар булганнар.

– Әти мул тормышлы, бик дәрәҗәле кеше иде. Иген иккән ул. Үзенекен генә түгел, башка авыллардан да җир алып. Кулак тамгасы да салмакчы булганнар үзенә, Рәхим исемле авылдашы яклап калган, алдан үлсәм, мине догаңнан калдырмассың, дигән. Әти безнең бик дини дә иде. Курыкмады, биш вакыт намазын мәчеткә барып укыды. Урамдагы этләрне ашатырга дип һәрвакыт бер сынык ипиен алып чыгып китә иде, – дип әтисен искә алды сүз башында ук Әкълимә апа. – Дүрт абыем бар иде. Өчесе сугышта башларын салды, дүртенчесе дә гүр иясе инде.

Ул 1938 елны Түбән Пошалымга үзеннән җиде яшькә олырак Абдулла исемле егеткә кияүгә чыга. Кайнанасы ул килүгә балигъ булмаган дүрт баласын калдырып, килен кулында үлеп тә китә. Аларны үстереп башлы–күзле итү әле үзе дә балалыктан чыгып бетмәгән Әкълимә белән Абдуллага кала. Озакламый кызлары Халисә туа. Сугыш башлана. Фәнүсәсен хатыны ирен фронтка озатканнан соң таба.

Ул еллардагы авырлыклар Әкълимә апаны да читләтеп үтми. “Таза, эшкә булган ике хатын идек без. Күпме кирәк җиктеләр. Атларга салам алып кайту, урман кисү, салам эскертләү, атларны күтәреп торгызу (алар да күтәрәмгә калды) – бар да эләкте, – ди ул. – Сугыштан соң заемнар үзәккә үтте”. Әмма Абдулла сугышка китте дип, сыерны да, сарык- ларны, хәтта умартаны да бетерми ул.

– Әни бәрәңгесен, яшелчәсен утыртмый калмады. 3–4әр түтәл чөгендер, суган утыртыр иде. Кеше алабута ашаганда, без ипи өстенә пешкән чөгендер куеп, шуның белән “сыйландык”. Суган турап сөтле аш пешерде. Бәрәңге дә җитәрлек булды, – диде олы кызы Халисә апа (аңа да 80 яшь инде). – Әле дә күз алдымда, бервакыт кечкенә баласын иярткән бер хатын капка төбенә килеп туктады. Күрше авылдан иде ул. Тамак туйдыру өчен эш сорый. Бакча чүбен утарга булышты бу. Шуның өчен әни аларны ашатты, эчертте, мунча кертте, сөт, май, бер капчык бәрәңге биреп чыгарды. Әлеге хатын ярып, шул бәрәңгене ярты бакчасына утырткан.

– Әтинең сугыштан хәбәрсез югалды, дигән хәбәре килгән булган. Әмма ул исән–сау кайтып төшкән. Юл уңаенда авылдашлар юк микән, дип Казандагы базарга сугылган. Берсен күреп: ”Минем йортта тормыш барамы?” – дип сораган. “Әй, Абдулла, анда тормыш гөрли”, – дип җавап биргән авылдашы. Менә шундый тырыш, эшчән, әрсез, тере, үткен булган ул. Кояш чыгуга эшкә тотын- ган, – дип өстәде икенче кызы Фәнүсә.

Абдулла абый белән алар тату гомер иткәннәр, җиде бала үстергәннәр. Хәзерге вакытта дүртесе исән. Өчесе Казанда, Габделхагы Үрнәктә яши. Оныгы Әнисә әйтүенчә, малайларын күбрәк ярата әбисе. “Бүген дә энекәш идәнгә яткан иде, төне буе шуның өчен кайгырып чыкты. “Үзем генә төшеп ятыйм”, – ди. Үзенә ярый, аңа салкын булмасын, – ди ул. – Мин аның иң яраткан оныгы инде. Яшь чакта клубка төшеп китсәм, мине дә ул таяк белән эзләп йөри иде. Егетләр аны күрүгә төрлесе төрле якка чаба. Кем белән очраша, кем озаткан, барысын да белеп тора. Үзе бер минут тик тора белми. Әле дә җеп булса да эрли. Ашау өчен эшләргә кирәк, ди. Шулай күнеккән. Янына барып кочаклап алсаң да мең рәхмәтләр әйтә. Без күргәнне башкалар күрмәсен, ди. Горурланам мин аның белән”.

Әкълимә апа кышын Үрнәктә улында, Казанда кызларында яшәсә, җәен торган йортына кайта. Балалары, оныклары, оныкчыклары бер көнгә дә яныннан өзелми. Биш сыйныф кына тәмамласа да, бик башлы, әрсез булган ул. Җәдитчә укыса, безнеңчә үзлегеннән өйрәнгән. Хәзер дә газета–журналларны укып бара, телевизор карый. Сирия вакыйгалары турында ишеткәч, сугыш кына була күрмәсен, бер запасым юк, дип борчылган. Озак яшәүнең сере турында кызыксынгач, серле елмаеп эшләдем дә эшләдем, дип куйды.

– Йөзгә җитеп бер тапкыр хастаханәгә барганы, дару эчкәне юк аның. Кул эшенә оста булган. Авыр елларда да үзен саклый белгән. Сарык тиресеннән чалбар тегеп кигән. Әле дә авырыйм, дими, аяк кына бетте, ди. Артыгын ашамый, ихтыяр көче зур, – дип аңлаттылар кызлары. – Сокланабыз без аңа.

Бу көнне Әкълимә апа Шәйдуллинаны район башлыгы Илшат Нуриев 100 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International