Рухы булып китабы кайтты

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Рухы булып китабы кайтты

Ул июньдә туган. 13е. Ә апрельнең җылы, кояшлы соңгы көннәренең берсе безне Ринат абыйдан мәңгелеккә аерды. Ринат Әхмәтгали улыннан башка яшәвебезгә елдан артты инде. Тик күңелнең һаман бу югалту белән килешәсе килми, менә Ринат абый килеп керер дә, авызына каратып куяр сыман. Ул сөйләргә ярата, безгә тыңлавы рәхәт иде. Бик күп тарихи истәлекләр белдек без аңардан. Кешелекле, ачык күңелле иде, олыны да, кечене дә бер дәрәҗәдә күрде. Үзара якын итеп “Арчаның мәдәният министры”, “аяклы тарих” дип тә атыйлар иде үзен.

Ринат Фазлыйәхмәтов турында үткән заманда әйтәсе килмәсә дә, тормыш әйттерә. Ә ул үзен һаман янәшәдә кебек искәртеп тора. Район белән бәйле берәр мәгълүмат кирәк булса, куллар үзеннән–үзе аның китапларына үрелә. Рухы һәрчак арабызда яши. Китапларында, истәлекләрдә... Үзе үлсә дә, артыннан якты эз калдырып киткән шәхес шул ул. Хезмәте үзе исән булмаса да дәвам итә. Күптән түгел Ринат Фазлыйәхмәтовның “Шәхесләрдә Арча тарихы” дигән китабы басылып чыкты һәм шушы көннәрдә “Казан арты” музеенда китапны тәкъдир итү кичәсе булды.

Кичә башланганда “Нур” студиясе төшергән фильмнан аның үзен дә күреп, тавышын ишетеп тә куандык. Ринат абый шаян кеше иде. Төгәлрәге, нечкә юморлы. Әңгәмә барышында ул уен-көлкеле сүзне шундый итеп әйтеп куя, көләргә дә, еларга да белмисең! Залга фәкать аның белән аралашкан, бергә эшләгән һәм якын дус, туган булып яшәгән кешеләр җыелышкан. Һәрберсе әлеге шәхес белән бәйле истәлекләрен башкаларга җиткерергә тели. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов та.

Любовь Осинаның тормыш юлы укып бетереп эшкә урнашырга кайтканда ук Ринат Әхмәтгали улы белән кисешә. Ул чакта мәдәният идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Фазлыйәхмәтов яшь белгечне өметләр баглап китап- ханәгә эшкә ала һәм гомере буе аның хезмәт юлы белән кызыксынып, киңәшләре белән булышып яши. Үзвакытында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Надия Мифтахетдинованың хезмәт юлында да әлеге шәхес зур урын алып тора. “Ул минем укытучым”, – ди горурланып Надия Равил кызы. Ул күпләрнең укытучысы, остазы булган. Ә үзе эшләгән урыннарда аннан соң эшләүче яшь кадрларга төпле киңәшче. Районда күп урыннарда җитәкче вазифасын башкарган кеше буларак, аңа һәр тармак таныш. Ә җитәкче буларак ул кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә, шул ук вакытта йомшак күңелле, ярдәмчел дә була белгән.

1940 елда Олы Әтнәдә туып шунда үскән авыл малаеның укырга хирыслыгы кеченәдән беленә. Үсә төшкәч китапны “су урынына эчә” ул, Олы Әтнә китапханәсендә ул укымаган китап калмый. Бу “чир” аны гомере буе озата. Китап саткан урыннардан тыныч кына үтеп китә алмый Ринат абый: битләрен ачып укыштыргалап, китапсыз чыгып китми. Өендәге бай китапханәдә кайсы гына ил язучыларының әсәрләре юк икән?!

Әле генә табадан төшкән китабына килгәндә, Ринат абый аны соңгы көннәренә кадәр эшләп бетереп калыр- га ашыккан. Үзенең китәсен белсә дә, һаман халыкны уйлаган ул. Китапны эшләүдә көчләре кергән Эльвира Вафина, Шәфигулла Гарипов һәм Илья Чирков аның соңгы көненә кадәр эшләвен сөйли. Соңгы юлга озаткан Кышкар мәчете имамы Радик Кәримов та, үзе дә тарихны барлаучы буларак, Ринат Фазлыйәхмәтовтан бай тарих калуын сөйли. Әле аягында йөргәндә үк әйтеп куйган була аңа Ринат абый: “Радик, мине соңгы юлга син озатырсың...”

Бу кичә дә, язма да Ринат Әхмәтгали улының рухына дога булып ирешсен. Ә рухы һәрчак янәшәдә булыр: килер буыннар да аның китапларын кулга алмый калмаячак, чөнки Арча тарихын ул китаплардан башка күз алдына китереп булмый. Ә китап авторының Арча гына түгел, Әтнә районы өчен дә янып-көеп йөрүче “аяклы тарих” булганлыгын аларга өлкәннәр, укытучы, китапханәчеләр аңлатыр. Тагын бер сер: Арчада Ринат Фазлыйәхмәтов исемендәге урам булачак.

Яшьләргә китабына язылган васыяте калды: “Район тарихын өйрәнергә кирәк...”. Тагын, тарихны онытмасыннар дигән өмет белән шушы китапны районның, авылларның барлык китапханәләренә, мәктәп- ләренә таратырга иде дигән хыялы (әлбәттә, ул тормышка ашачак, күбесе кичәдә үк таралды инде), бик күп кешедә берәр кичәдән, чарадан ул төшергән фотолар (фотога төшерергә һәм шуны ясатып иясенә бүләк итәргә ярата иде ул), бик күп-ләр күңелендә “Ул мине эшкә өйрәтте!” дигән, кемнәрдәдер “Мин аның белән аралашып яшәдем!” дигән горурлык хисе һәм нәсел дәвамчылары – үзенә догачы кызлары, оныклары калды. Урының җәннәттә булсын, Ринат абый....

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International