Гомерне саклап калучылар

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Гомерне саклап калучылар

14 июньдә Бөтендөнья кан бирүчеләр көне. Казандагы Татарстан Республикасы Кан үзәге медицина хезмәткәрләре командасы 7 июньдә Арчага килде. 8 июньдә Яңа Кенәргә барасылар. Кан алу мобиль станциясе иртәдән Арча поликлиникасы янында эшне башлап җибәрде. Кан бирүчеләр булырмы икән? Күңелдә әнә шундый сорау иде.

Мин килгәндә (иртәнге сәгать 10) күчмә станция янында халык җыелган иде. Кан бирергә чират торалар. “Чиратсыз кертмибез! Иртәнге 8дән бирле торабыз!” – дип юлыма аркылы төштеләр. Хәлләрен аңлыйм. Бер дә чират торасы килми. Эчтә дә халык иде. Берәүләр анализга кан бирә, икенчеләр тәмләп кайнар чәй эчә, өченчеләр кан тапшыра... Үзәкнең табиб-трансфузиологы Марат Шакиров:

– Арчалылар, афәрин, һәрвакыт шулай актив катнашалар, – диде. – Арча районында кан тапшыру эше әйбәт куелган. Сәгать әле 11 генә тулып китте, инде 40 кеше кан бирде. Әле тагын шуның кадәр бирәчәк. Рәхмәт донорларга һәм эшне оештырган Арча үзәк хастаханәсе командасына. Кан медицинада һәрвакыт кирәк, аны бернәрсә дә алмаштыра алмый.

Кемнәргә донор булырга ярый, ә кемнәргә тыела, сәрхүшләр кан бирәме, бу процедураның организмга нинди тәэсире бар – табиб белән шул турыда да сөйләштек.

– Кан биргәч, организмның кан составы күзәнәкләре яңара, – дип аңлатты табиб-трансфузиолог. – Даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланган кешеләр донор була алмый. Чөнки алдан канга анализ ясала. Соңыннан да алынган кан җентекләп тикшерелә.

Кан бирергә чиратта торучылар арасында да мин сәрхүшләрне, таушалган, йончыган кешеләрне күрмәдем. Әнә, Арча егете Ринат балкып тора. Машина белән үтеп бара идем, күрдем дә, килдем, ди. Курса–Почмактан Илсур Галиәкбәров узган ел Яңа Кырлайда үткән “Ат көне”ндә гармунда уйнап җырлавы белән халыкны үз янына җыйган иде. Кан бирергә килүчеләр арасында ул да бар иде. “Мактаулы донор” кенәгәсен күрсәтте. “Эчмим, тартмыйм, – ди. – Үрнәктә училищеда укыган вакытта беренче тапкыр кан бирдем. Армиядә дә донор булдым. Авылда да ярдәм кирәк кешеләргә барам. Хуҗалыкта кышын тимерчелектә, җәен төрле эштә эшлим”. Ул авылдашы Миннегали Хәсәнов белән чират тора иде. Курса–Почмактан Камил Исмәгыйлев та Мактаулы донор. 56 яшьтә. Елмаеп кан бирергә кереп китте, елмаеп чыкты. “Хәлем яхшы”, – ди.

Арчаның 10нчы балалар бакчасы тәрбиячеләрен гел күреп торабыз. Алар сайлауга да бергә киләләр, Казансу паркында үтә торган Сабантуйда, Яңа ел кичәләрендә дә балаларның күңелен күрә беләләр, спорт ярышларында да бергә алар, инде монда да команда белән килгәннәр. Алсу Гаффарова, Венера Искәндәрова, Рәүзия Закирова, Гүзәл Минимуллина, Эльмира Фатыйхова... “Тагын берегез кайда?” – дип сорыйм. “Ул санаторийда ял итә”, – диделәр. ...Рәүзия ханым Закирова донор кәнәфиенә урнашты. Үзен тыныч тота. Сөйләшергә дә кәефе әйбәт. “Минем әти Мөдәрис Рәхимов Мактаулы донор иде, – дип сөйли. – Кызым, донор булырга кирәк. Мохтаҗ балалар, авырулар, авариягә очраган кешеләр күп. Бездән ярдәм булсын.., дияр иде.

Арчаның 1нче мәктәбе укытучысы Гөлнара Вафина 8нче тапкыр кан бирергә килгән. 24 яшьлек Адел Шәйхиев та биредә. 4 бала әнисе Алия Шиһабиева, Арчаның 6нчы мәктәбе физкультура укытучысы Марат Әхмәтҗанов беренче тапкыр, Татьяна Нагуманова 5нче тапкыр... Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә була. Иске Кырлай фельдшеры Рәмзия Исламова, Урта Аты фельдшеры Надия Йосыпова үзләре белән донорлар алып килгәннәр. “Кан бирү ул каны куе кешеләргә, кан басымлыларга уңай тәэсир итә, – дип сөйләде алар. – Баш авыртуы басылды дип тә әйтәләр”.

 Мактаулы донорлар белән ташламалар турында да сөйләштек. Елга бер тапкыр 13 мең 562сум 78 тиен бирелә, диде алар. Ә бүген донорлар кан биргәч, кулларына 635 сум акча алдылар һәм аларга ике көн ял бирелә.

Канны 40 тапкырдан да артык бирүчеләр бар. Районда 82 Мактау-

лы донор яши. Канны бер ни дә алмаштырмый. Донор кәнәфиендә күңелгә иң нечкә хисләр килә, диләр... Авыр хәлдә калган кешегә ярдәм итүдән дә игелекле гамәл бармы икән?! Рәхмәт сезгә, донорлар!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International