Уеннар белән ямьләнде

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Уеннар белән ямьләнде

Сабантуй көрәше, ат чабышлары белән дан казанса, җыр-бию, төрле халык уеннары, спорт ярышлары белән тулыландырылып, ямьләнә һәм матурлана.

Мәйдан эчендә дә, тирә-юнендә дә нинди генә уеннар, ярышлар оештырылмады. Өлкәннәр, яшьләрнең генә түгел, балаларның да күңелләрен күрделәр бу көнне. Капкадан керүгә Арча Укучылар сарае, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты хезмәткәрләре балалар өчен төрледән-төрле кызыклы осталык класслары үткәрделәр. Кече сәхнәдә Арча сәнгать мәктәбе зур концерт оештырды. Анда сәнгать мәктәбендә укучылар гына түгел, теләге булган һәм җырга-биюгә оста һәр бала чыгыш ясый алды.

Хәер, уеннар да беренче чиратта шул балаларны күздә тотты. Балалар бакчалары коллективлары махсус мәйданчыкка нәниләрне җыеп, алар өчен нинди генә уеннар тәкъдим итмәде. Әй рәхәтләнде инде сабыйлар. Моннан тыш, батутта да сикерделәр (аның ниндие генә юк иде), квадроцикллар, электромобильләр, хәтта паровозга тагылган вагоннарга, атка җигелгән тарантасларга да утырдылар. Ә алар мөкиббән киткән тәм-томның, матур уенчыкларның чиге юк иде. Менә кемнәр өчен иң яраткан бәйрәм булды ул.

Традицион биек колгага менү, авыш колга буенча йөрү, аркан тартышу, бүрәнәгә атланып капчыклар белән сугышу, сулы чиләктән авыз белән алма алу, катыктан акча эзләү, озын аякта узышу, кашык-

ка йомырка куеп, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, чүлмәк вату, “торба аша” чыгу, күзләрне бәйләп кадак сугу кебек уеннарда олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты.

Спорт сөючеләр өчен дә мөмкинлек җитәрлек булды. Йөгерү, сикерү, волейбол, пляж волейболы, баскетбол, мини футбол, бокс, петанк, өстәл теннисы, теннис, стритбол, таяк тартышу, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бочче һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар оештырылды. Җиңүчеләр бүләксез дә калмады.

Җыр-бию яратканнар өчен аерым сәхнәләр эшләде. Аларда районның үзешчән сәнгать осталары, вокаль ансамбльләр һәм бәйрәмгә килгән талантлы һәр кеше үзенең җырга, биюгә осталыгын күрсәтә алды.

Табигатьтә ял итү, тамак ялгап алу өчен дә урыннар күп иде. Төрле сәүдә нокталары, кафелар эшләде, шашлыгы, пылавы пеште, туңдыр- масы, тәмле сулары, ризыклары да җитәрлек булды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International