Атлар җилдән җитез!

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Атлар җилдән җитез!

Арча Сабантуе ярышында барысы 22 чабышкы, 15 җигелгән ат йөк белән узышты.

Чабышкылар ике яшьлекләр, чиста, ярым чиста  токымлылар эш атлары арасында оештырылган ярышларда сыналды. Иң көчле атларны санап үтәбез. Ике яшьлекләрдә “Азамат Сәлахов” фермер хуҗалыгының “Зидан” кушаматлы ат (жайдагы Александр Александров), эшче атлардан “Северный” хужалыгыннан “Зайка” кушаматлы ат (жайдагы Фаил Мәгъсумов), ярым чиста токымлылардан “Нуриев Р. И.” фермер хуҗалыгы исеменнән чапкан Кыснадан Равил Ибраһимов аты “Энергон” (җайдагы Рафил Ибраһимов), чиста токымлылардан “Азамат Сәлахов” фермер хуҗалыгыннан “Эльбуни-Леман” кушаматлы ат (җайдагы Александр Александров) үз төркемнәрендә финишка беренче килделәр. Йөк төялгән җигүле атлар арасында “Ак барс” агрокомплексы”ннан “Амур” кушаматлы ат белән Радик Әхмәдуллин беренче булды. Иң-иңнәргә акчалата бүләк, финишка иң соңгы килүчеләргә велосипед бүләк иттеләр.

Күпләр үз атлары белән ярышка килде. Әмма кайберәүләрнең атлары хуҗалыклар исемнәреннән чапканлыктан, ияләренең кем икәнлеген халык белми дә кала. Кайда монда горурлык хисе?!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International