Борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм

Узган ял көннәрендә авыл һәм район Сабантуйлары булды. Табигать тә бик рәхимле иде, кояшлы һәм җиләс көндә олысы, кечесе рәхәтләнеп ял итте.

Район Сабантуе педагогика көллияте, укучылар, сәнгать осталарының гаҗәеп чыгышы белән башланып китте.

Бизәлгән җигүле атлар быел тагын да күбәйгән, алар үткәндә мәйдан тагын ямьләнде. Араларыннан кайсындыр җиңүче дип аерып алу җиңел эш түгел. Шуңа күрә жюри акчалата бүләкне дә һәркайсына тигез итеп бирде.

– Бу борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм халкыбыз тормышында зарыгып көтеп ала торган зур вакыйга. Ул Җир ананың уянуын гәүдәләндерә, игенче хезмәтен данлый, татар халкының үзенчәлекле бай мәдәниятен, кунакчыллыгын һәм башка асыл сыйфатларын күрсәтә, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары светлана персова ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укыды.

Мәйдан уртасында – сабан батырлары. Алар үз хуҗалыкларында җиңүчеләр. Ә “Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыпҗанов, 3193 эталон гектар эш башкарып, районның сабан батыры дигән исем яулады. “Кырлай” ширкәтеннән Раил Рәхимов – икенче, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Зәкәрия Динмөхәммәтов өченче урында.

Илшат Габделфәртович сабан батырларына Дип- ломнар, акчалата бүләкләр тапшырды.

Сабантуйның аерылгысыз өлеше булган милли көрәштә быел төп батыр булып Иске Кишет авылыннан Альберт Ситдыйков калды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International