Фидакарь хезмәтләре өчен – медаль
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә һәр Бөек Ватан сугышы ветеранына “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырыла. Безнең районда бүгенге көндә 39 сугыш ветераны исәпләнә. Шуларның өчесенә Җиңү көнендә медальләр бирелде. Россия көненә тагын сигез сугыш ветеранына “Фидакарь хезмәт өчен” медале кайтты. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев, урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ветераннарның өйләренә барып тапшырды.
Арчада яшәүче Мәсхуд Галиев Түбән Оры авылында туып–үскән. 1941 елда 10 сыйныфны да тәмамларга өлгермәгән егетне фронтка алалар. Артиллерия полкы составында ике атна өйрәнгәннән соң алгы сызыкка җибәрәләр. Мәсхүт абый Калинин, Великие Луки, Ржев, Белый Холм, Познань, Варшава өчен барган сугышларда, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша, бөтен сугышны үтеп, җиңүне Германия җирендә каршы ала. Туган йортына 1948 елда гына кайта.
Сугыш ветераны бөтен гомерен яшь буынга белем бирү һәм тәрбияләүгә багышлый. Кызыл Яр җидееллык мәктәбен җитәкли, Сөрде төп мәктәбендә укыта, балаларда туган илгә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек, намуслылык кебек яхшы сыйфатлар тәрбияли. Хәзерге вакытта ул Арчада яши.
Габдрахман Сафин Симетбашта яши. 1941 елда фронтка китә һәм 1946 елда гына исән–сау әйләнеп кайта. Колхозда бригадир була, аның бригадасы югары күрсәткечләргә ирешә, хезмәт ярышында алдынгылар рәтендә бара. Бераздан аны ревкомиссия рәисе, аннан куркынычсызлык техникасы буенча инженер итеп куялар. Кайда гына эшләсә дә, Габдрахман абый үзен максатына ирешүчән, ихтыяр көче зур булган, җаваплы карарлар кабул итә алган, хезмәт сөючән кеше буларак күрсәтә.
1989 елдан лаеклы ялда ул. 96 яшендә булса да, сынатырга тырышмый әле. Безне дә ул ишек янында ук каршы алды, бик теләп истәлекләре белән уртаклашты.
Шәрифҗан Шәфыйков Зур Бирәзәдән. Күп балалы гаиләдә туа. Җиде баладан үзе генә исән кала. Калганнары ачлыктан һәм авырулардан бала чакта ук вафат була. 11 яшендә әтисез кала һәм әнисен, үзен туендыру аның җилкәсенә төшә, бер паек икмәк өчен 12 яшьтән эшкә чыгарга мәҗбүр була. Сугышка ул 1942 елда алына. Ерак Көнчыгышка эләгә. Соңрак үзе рапорт язып, фашистларга каршы сугышка җибәрүләрен сорый. Казанда 41нче артиллерия бригадасында укып, Белоруссия фронтына китә. Каунаста каты яралана, госпитальләрдә дәвалана. Бер елдан соң яңадан сафка баса. 2нче Белоруссия фронты составында Германия җиренә аяк баса һәм җиңү көнен Берлин астында каршы ала.
Кайткач, 1950 елдан милициядә эшли. Аннан УРСЖга төзелеш буенча мастер булып урнаша. 25 ел эшләү дәвамында прораб та, цех җитәкчесе дә, партоешма җитәкчесе дә була. Нинди хезмәт башкармасын, үзен бары тик уңай яктан гына таныта.
Николай Гурьянов 17 яшендә Хәтнә авылыннан фронтка китә. Фашистик Германиягә каршы сугышның җиңү белән тәмамланачагы ул вакытта инде билгеле була. Шуңа ул японнарга каршы сугышка әзерләнүчеләр рәтенә эләгә. Кытай территориясен азат иткәннән соң, Николай Владимирович 1950 елга кадәр Совет армиясе сафларында хезмәт итә.
Туган авылына кайт-кач, авыл Советы секретаре була, укуын дәвам итә, тулы булмаган урта белем ала. Аннан Минзәлә зоотехника техникумын тәмамлый, хисапчы һөнәрен дә үзләштерә. Озак еллар торак–коммуналь хуҗалыгында хисапчы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканда ул баш хисапчы дәрәҗәсенә күтәрелгән була.
Исхак Хәбибуллин Саба районының Сатыш авылыннан. Сугышка 1942 елда китә, артиллерист була. Аннан армиядә хезмәт итә.
Кайткач тракторчы булып эшли, сугыштан соңгы авырлыкларның барысын да үз җилкәсендә кичерә, колхозны торгызу өчен көченнән килгәннең барысын да эшли. Ял дими, бәйрәм дими, бер эштән дә йөз чөерми, хезмәттәшләре, авылдашлары арасында хезмәт сөючәнлеге белән ихтирам казана.
Арчада яшәүче Рәфкать Гайнуллин Арча педагогика училищесында белем ала. Чыгарылыш кичәсенең икенче көнендә сугыш башлана. Егетне хәрби комиссариат Ульяновск шәһәренә хәрби училищега укырга җибәрә. Кече лейтенант Рәфкать Гайнуллин сугышка 1943 елда китә. Икенче Украина фронты составында пехота частенда взвод командиры була. Бик күп сугышларда катнаша. Берсендә авыр яралана һәм госпитальдә дәваланганнан соң Белоруссиягә хәрби комиссариатка инструктор итеп җибәрелә. Җиңү турындагы хәбәрне Австриядә ишетә.
Сугыштан соң ул Арча районын төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Җаваплы хезмәтләр башкара, комсомол район комитетында инструктор, мәдәният бүлеге мөдире, партия мәктәбен тәмамлап, район башкарма комитеты рәисе урынбасары, райплан рәисе урынбасары, райкомның икенче секретаре, заготконтора директоры була. Аның исеме Арча район кулланучылар берлеге мактау китабына кертелә.
Медальгә ия булучыларның тагын берсе – Маһирә Шәрипова Кызылъярда гомер итә. Быел көзгә 97 яшен тутырырга җыена ул. Аллаһы Тәгалә гомер бирсен үзенә. Бүгенге көндә янында терәге бар: улы Илдус белән килене Хәмдия тәрбиясендә әби. Аларга рәхмәт укып, хәер-фатыйхасын биреп яшәп яткан көне. Кышын өйдә газеталар укып уздырса (күзлексез укый!), җәйнең җылы көннәрендә улы күтәреп ишегалдына алып чыгып утырта икән. Ямь-яшел бәпкә үләнле ишегалдында җиһан матурлыгына сокланып, дөньяга шөкер итеп утыра ул.
Бүгенге көне рәхәт булса да, үткәннәре, шагыйрь әйтмешли, “авыр әкият аның”. 7 сыйныф укыганнан соң тормыш арбасына җигелә Маһирә. 21 яшендә фронтка алынганда ул инде урман кисүдә нужа шулпасын эчеп, ферма мөдире, амбарчы, мич ягучы булып эшләп, шактый тормыш тәҗрибәсе
туплаган була. Сугышта зенит-пулемет полкында Смоленск өчен, Белоруссия фронтларында көрәшеп, Краков, Варшава шәһәрләрен азат итүдә катнашып, җиңүне Германиядә каршылый кыз.
Сугыштан соң туган авылына кайткач, тагын авыр эшкә тотына. Гомере буе бер эштән чирканмыйча, кая кушсалар шунда булып, кара эшләрдә көч куя ул: урман кисү, юл төзелеше кебек эшләрдә беренчеләрдән була. Авылдашы, фронт юлы узган Гариф атлы егет белән гаилә корып 6 балага гомер бирәләр. Балаларын гына ялгыз аякка бастыра Маһирә апа, Гариф абый 50 яшенә дә җитмичә дөньядан китеп бара. Бүгенге көндә, шөкер, балалары исән-сау, 10 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Балалары гел әниләре-әбиләренең хәлен белергә кайтып йөри.
Яңа Кишеттән Мөхәммәтдин абый фидакарь хезмәте өчен бирелгән медаль алуның бәхетле мизгелләрен кичерә алмады – май уртасында бакыйлык-
ка күчкән. Урыны оҗмахта булсын. Медальне кулга алган оныклары: “Бабай бу шатлыкны күрә алмады шул”, – дип моңсуланып алды.
Мөхәммәтдин Галәветдинов фронтка 17 яшендә 1943 елда алына. Белоруссия фронтында батырларча көрәшеп, Могилев, Польша, Кенигсбергны азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Кенигсбергта каршылый ул.
Сугыштан соң туган авылына кайткач, гомерен туган җире өчен хезмәт итүгә багышлый. Озак еллар колхозда ветеринар булып, аннары җитәкче вазыйфаларында эшли ул һәм тәҗрибәсен, белгәннәрен яшьләргә тапшырып калдыруга ирешә. Авыл хуҗалыгы тармагының нинди генә хезмәтен башкарса да, намус белән җиренә җиткереп эшләүне максат итеп куя. Аның катнашында төзелгән Яңа Кишет авыл җирлегендәге социаль-мәдәни-көнкүреш хезмәте күрсәтү биналары бүген дә халыкка хезмәт итә. Авыл халкы акыллы, гадел җитәкчене бүген дә сагынып искә ала. Чөнки ул җыеннарда авыл халкы мәнфәгатен кайгыр- тып кыю фикерләре белән уртаклаша, башкаларның хезмәтен, тәҗрибәсен күреп алып тәкъдим итә, тормышта кулланырга өнди торган кеше булган. Гаиләсендә дә үрнәк гаилә башлыгы булып, балаларын үз үрнәгендә намуслы, тырыш итеп тәрбия- ләп, үткән юлыннан якты эз генә түгел, күркәм холыклы балалар да калдырган шәхеснең рухына бу юллар дога булып ирешсен.
Сәхифәне
Гөлсинә Зәкиева,
Розалия Зиннәтова әзерләде