Армиягә барасы килә...
– Бүген кичкә армиягә озату мәҗлесе оештырасыз инде, – дим Сикертәннән Рәмис Гобәевка.
– Әлбәттә!
– Иртәгә хәрби комиссариаттан гармуннар белән озатырлармы икән?
– Һичшиксез! Ике гармунчы белән сөйләшеп куйдык.
Бу сөйләшү армиягә китәр алдыннан хәрби комиссариатка җыелгач булды. Моңсу һәм күңелле мизгелләр. Рәмиснең әнисе Фәридә Гобәева:
– Авыр баланы чыгарып җибәрүләре.., – диде күңеле йомшап...
Ул көнне кичке сәгать 4тә Арча хәрби комиссариатына 11 егет, аларның әти-әниләре, якыннары җыелды. Иртәгесен иртәнге сәгать 6дан чыгып китәселәр. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов, ДОСААФ-
ның район оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев, район мөхтәсибе Раил Гыйләҗев армиягә китәсе егетләргә хәер-фатыйхаларын, киңәшләрен бирделәр, изге теләкләрен әйттеләр, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. Раил хәзрәт изге догаларын укыды. Арча хәрби комиссариатыннан армиягә “Язгы-җәйге озатулар – 2018” 9 тапкыр булачак. Бу 5нчесе иде. Очрашу башланганчы хәрби комиссар Алмаз Борһановтан:
– Армиядән качып йөрүче егетләр бармы? – дип сорадым.
– Юк, – дип җавап бирде хәрби комиссар. – Ни өчен? Беренчедән, хәзер хәрби хезмәт ике елдан бер елга калды. Икенчедән, армия хезмәте үтмәгән егетләр дәүләт хезмәтендә эшли алмый. Өченчедән, армиядә булганнарга югары уку йортына укырга кергәндә өстенлек бирелә. Дүртенчедән, егетләрнең армия хезмәте үтүе ул иптәшләре, кызлар арасында абруй да, бу бит сәламәтлек, физик яктан ныклык дигән сүз. Мин Арча хәрби комиссариатында эшли башлаган елларны (2008–2009 еллар) 200дән артык егетне авыл Советлары аша эзләттек.
Ул көнне мин сөйләшкән егетләрнең барысы да Арча агросәнәгать көллиятен тәмамлаган булып чыкты. Түбән Орыдан Рафил Дмитриев автомеханик һөнәрен алган. 20 яшьтә. Армиядә кайсы частька эләгәсен белми әле. Ул Казан хәрби комиссариатында билгеле булачак. Рафил: “Флотка эләгәсе килә”, – ди. Урта Пошалымнан Алмаз Җиһаншин 5 балалы гаиләдә үскән егет. “3 малай без, – дип елмая. – Ике абый армиядә булды инде. Хәзер менә миңа чират җитте. Техника яратам. Армиядә танкист буласы килә”.
Сикертәннән Рәмис Гобәевтан:
– Армиягә барасың киләме? – дип сорыйм.
– Бик килә. Чит җирләрне күрәсе, армиядә ныгып кайтасы килә.
Хәрби комиссар Алмаз Борһанов бүген армия хезмәтен лаеклы үтүче солдатларның әти-әниләренә хәрби частьтан килгән Рәхмәт хатларын укып тапшыр- ды. Яңа Кенәрдән Лилия, Рәдис Хәбибуллиннарга (уллары Илназ), Наратлыдан Рамилә, Шәрехнур Хаматдиновларга (уллары Инсаф) Рәхмәт хатын алуы күңелле булды. Бүген армиягә китүче егетләргә дә без әти-әниләре Рәхмәт хатлары алырлык итеп, лаеклы армия хезмәте үтеп, исән-сау, сөенеп туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз!
Румия Надршина