Печәннәре җитте берзаман

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Печәннәре җитте берзаман

Узган җомгада район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар басулар буйлап үтеп чәчүлекләрне кабул иттеләр.

“Казанка” хуҗалыгының арпа басуы. Үсемлекләр матур итеп тишелеп тармакланган. “Берьеллык үләннән соң чәчтек, – дип аңлатма биреп барды хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. – Чиста пар җирләрен җәйгә 3–4 тапкыр эшкәртеп куябыз, арышны чиста парга чәчтек”. Арышлар да бик матур. Шушы көннәрдә арыш серкә очырды, белгечләр тагын кырык көннән урак башлана, диләр.

“Ак барс” агрокомплексы”ширкәтенең борчак кыры аша үтәбез. “Ватан” сорты бу”, – диде баш агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рөстәм Мөхәммәдиев. Куелыгы әйбәт, чүбе юк. Арышлары матур. Татарстанда чыгарылган “Зилант” сортын игүче беренче хуҗалык бу.

Шакирҗанов фермер хуҗалыгының арпа басуында чүп үләннәргә каршы эшкәртү бара. “Фермерлар да чәчү әйләнешенең кирәклеген аңладылар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Әлеге хуҗалыкта да пар җире бар”.

Лотфуллин Р.З. хуҗалыгында кындырак уралар. Берьеллык үләннәрне күп чәчкәннәр, быел терлек азыгын мул итеп әзерләргә исәплиләр.

“Кырлай” ширкәтенең кандала үләне басуында тукталдык. Сидераль культура буларак чәчкәннәр, диңгез кебек чайкалып утыра. Озакламый туратып туфракка күмдерәчәкләр. Менә дигән ашлама. Бер гектардагы масса туфракта 200 килограммга кадәр азот, 40–50 килограмм фосфор, 100–110 килограмм калий калдыра.

Хуҗалыкның яшелчәчелек буенча агрономы Алмаз Сабиров бәрәңге басуында каршы алды. “Быел салкын булганга бәрәңге озак тишелде, – дип сөйләде ул. – Әйбәт уңыш алу өчен августта авырулардан саклап калырга кирәк”.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов кайсы культурага нинди препаратлар, ашламалар кулланып уңышны арттыру юллары турында сөйләде.

“Пионер” хуҗалыгы басуында кукуруз тырмалыйлар, чүп үләннәрен, туфрак кабыгын бетереп тамырга һава кертүнең ышанычлы юлы бу. Районда беренче булып печән әзерләүгә керештеләр, кәҗә үләнен төргәкләп куйганнар.

“Ашытбаш”, “Ватан”, “Северный”, “Ташкичү”, “Аю”, Закирҗанов Р.М. хуҗалыклары басуларында да игеннәр матур итеп күтәрелеп килә, һәркайсында булдыра алганча тырышканнар, “Ташкичү” ширкәтендә рапска игътибар бирәләр, ул сидераль культура буларак та кулланыла, орлыкка да алалар. Хуҗалыкта игеннәр бик өметле.

Район башлыгы Илшат Нуриев күргәннәрдән канәгать калды, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Көннәрнең эссе торуы печән, сенаж әзерләү өчен бик уңай. 26 июньгә район хуҗалыкларында 2300 тонна печән әзерләнде, шуның 1019 тоннасы 25 июньдә. 7520 тонна сенаж салынды. Бер шартлы терлеккә 1,17 центнер азык әзерләнде. “Игенче” ширкәте 400 тонна печән, 1013 тонна сенаж әзерләде. “Ашыт”, “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Северный” ширкәтләре азык әзерләүне яхшы оештырдылар.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International