Йолдызлар саны артты

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Йолдызлар саны артты

    Арчаның Йолдызлар аллеясы тагын ике йолдызга артты. Мондагы 21 йолдыз янына Курса Почмак урта мәктәбен тәмамлаган Шиһапова Таңсылу һәм Арча шәһәренең бишенче номерлы гимназиясе укучысы Хәкимуллина Эльвина исемнәре дә өстәлде. Укучыларга, район башлыгы, исемле сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Инде традициягә әйләнгән аллеяда йолдызлар кабыну көнен чыгарылыш сыйныф укучылары ел саен көтеп ала. Быел да уку дәверендә укуда һәм спортта зур уңышларга ирешкән 42 медаль иясе өчен район башлыгы Илшат Нуриев кулыннан Рәхмәт хатлары алу гомерләренә истә калырлык вакыйга булды. Илшат Габделфәрт улы сәләтле укучыларны укуларын дәвам иттереп, киләчәктә дипломлы белгечләр булып районыбызга әйләнеп кайтырга чакырды. Аллеядагы йолдызлар ел да районыбызның иң тырыш, булган, сәләтле, уңышка ирешкәннәр хөрмәтенә кабына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International