Олы йөрәкле Рәшидә апа истәлегенә
Шура авылында яшәүче Рәшидә апа Рәхмәтуллина әле кайчан гына шалтыратып хәлләрне белешкән иде. Инде менә аның үлгән хәбәре килде. 87 яше белән барса да, ничектер моңсу булып китте.
... Минем район газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире булып эшләгән вакыт. Берзаман коридордан: “Фәттахов кайда утыра ул?” – дигән калын тавыш ишетелде. Баштан: “Тагын нинди гаебем бар икән?” – дигән уй узды (безгә рәхмәт әйтергә генә килмиләр). Әмма инде бераздан тавышына туры килә торган эре гәүдәле бу апа белән күптәнге танышлар кебек әңгәмә кора идек.
– Язганнарыңны газетадан укып барам, Арчага килгән килеш үзеңне дә күреп чыгарга булдым. Мине дә борчыган әйберләр турында язасың, менә үзем дә бер–ике мәкалә алып килдем әле, – диде ул.
Шуннан соң Рәшидә апа белән элемтә өзелмәде. Киң күңелле, гаять кунакчыл, гадел кеше иде ул. Аның вафатыннан соң мин туганнарыннан Рәшидә апа турында истәлекләр язып җибәрүен сораган идем. Сүзне тыңлаганнар, рәхмәт аларга. “Үзенең авыр үткәне турында сөйләргә яратты, – дип яза оныгы Фирүзә. – Кунакка берәр дус әбие, яисә хәлен белергә дип кергән кешене 1–2 сәгать сөйләшеп арганнан соң гына өстәл янына чәй эчәргә чакыра. Мин бала булгач, үземә кызыклырак булганын сорый идем инде: “Әби, бүре күргәнең булдымы? Ә аюны кайда очраттың?” Әбигә шул җитә, бүресе белән аюга бәйләп сугышка киткән өч абыйсы, ике малаеның үлемен ишеткәч, башын караватка бәрә–бәрә елаган әнисе турында сөйләп китә иде”.
Рәшидә апа гаҗәеп кеше иде. Биш–алты бала үстереп ялгыз картлык кичерүче кешеләр азмыни? Рәшидә апа кияүгә чыкмаган. Апасы Рәйсә кияүгә, өч абыйсы сугышка киткәч авыру әнисе белән калган. Күтәреп мунчага керткән, авыр эшләрдән кич белән кайт- кач, әнисенең колаклары ишетмәгәнгә, янына утырып көне буе башкарган эшләре турында сөйләгән.
Рәшидә апа “Кашаф улым” дип кенә кадерләп үзенең Мәннаф энесенең улын үстерде. “Мин дүрт яшькә кадәр авылда яшәдем, – ди Кашаф. – Шуннан әти белән әни Казахстанга күчеп киткәннәр. Җиде яшьтә “Мин апай янына кайтам!” – дип бер апага ияреп кайтып киттем”.
Шулкадәр тату, матур яшәделәр алар. Киленнәре Халидәгә дә рәхмәттән башка сүз юк. Картаймыш көнендә Рәшидә апаның Рәйсә апасын да үз канатлары астына алдылар. Рәшидә апа оныклар үстереште, аларның уңышларын күреп сөенде.
Рәшидә апа батыр йөрәкле кыз булган. 1960нчы еллар тирәсендә машина йөртү таныклыгы алырга укыган. Егермедән артык егет арасында бер кыз. Машинада гына түгел, мотоциклда да җилдерә ул, печән чабарга да шуның белән бара. 80 яшен тутырып килгәндә дә чалгы тотып бакча башына төшеп китә. Печән кирәк булганга түгел, йөрәге түзми. “Ничек шундый гөрләп үскән печәнне чапмыйлар икән, эх, безнең заманда бер сәнәк печән өчен дә әллә кайларга бара идек бит. Хәзер печән кирәкми шул, сыерларны бетерделәр”, – дип уфтана.
Колхозлар таралуны да бик авыр кабул итте ул. “Безнең әтиләр төзегән, авыр сугыш елларында да ач–ялангач булсак та саклап кала алган байлыкны тараталар. Менә тәрәзәдән карап торам да, йөрәк авыртуына түзә алмаганга сиңа шалтыратам. Күтәреп тә, атка, машинага төяп тә ташыйлар”, – дип өзгәләнеп шалтыратканы хәтердә.
Әйе, Рәшидә апасыз калды Шура. Ул туган ягының, авылының чын патриоты иде. Табигатьне, кошлар, җәнлекләр дөньясын бик яратты. Кашаф улы белән умарталар карады, кечкенәдән хезмәт итеп яшәргә өйрәтте.
– Минем авылдан шәһәргә китү мөмкинлеге дә бар иде, – ди Кашаф. – Тик андый кешене ничек ташлап китәсең? Миңа апа белән бәйле һәр истәлек бик кадерле.
Рәшидә апа мәкаләләр генә түгел, тирән мәгънәле шигырьләр дә язды. Шуларның берсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Ильяс
Фәттахов