Хәтерлибез... Онытмабыз...

2018 елның 29 июне, җомга

Хәтерлибез... Онытмабыз...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтте. Моның өчен алар кичке унда Җиңү паркына юнәлде.

Кичке караңгылык, тирә–якта хәрби техника, сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл каршында утлар белән “Помним” дип язылган һәм шушы караңгылыкта шәмнәр тоткан кешеләр. Киче дә нинди бит әле. Көне буе җилләде дә, кичке якка тынды. Хәтта яфрак та селкенми. Күңелләрне тет- рәндерерлек күренеш.

Полиция хезмәткәрләре һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, шәмнәр куйдылар, илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

– Мондый чараны без быел беренче тапкыр оештырдык. Алдагы елларда тагын да камилләштерербез, тулыландырырбыз дип уйлыйм, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев. – Моннан 77 ел элек булган 22 июньне күз алдына да китерергә куркыныч. Тынычлыгыбызны бозып, илебезгә фашист илбасарлары бәреп керә. Һәр көне бер елга торырлык авыр чор башлана. Без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел. Миллионлаган кеше һәлак булды. Аларның берсен дә истән чыгарырга хакыбыз юк. Мондый чараларны без хисләребезне, тойгыларыбызны яшь буынга җиткерү өчен үткәрәбез. Киләчәктә алар да геройларча көрәшкән сугышчыларыбызны онытмасыннар иде.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүленең тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе, юстиция полковнигы Дания Салихованың әтисе Фазыл Абдуллин 1940 елда армиягә алынган. Аннан сугыш башланган. Беренче көненнән үк ул фашистларга каршы көрәшкән. Германиягә кадәр барып җиткән. Туган йортына 1948 елда гына әйләнеп кайткан. Фазыл абый хәзер вафат инде.

– Без Каенсар авылыннан. Анда туганнарыбыз яши. Авыл уртасындагы һәйкәлгә әтиемнең дә исеме язып куелган. Ә безнең күңелләрдә ул мәңгелек, – диде Дания Салихова.

Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре яшьләр белән даими тулыланып тора. Өлкәнрәкләр арасында кайнар нокталарда хезмәт иткәннәре дә бар. Шуларның берсе өлкән сержант Ленар Хәсәнов Чечняда, Гудерместа булып кайткан.

– Кулга автомат тотып атарга туры килмәде, Аллага шөкер, – диде ул. – Әмма сугышның кешеләргә нинди кайгы–хәсрәт китергәнен аңладым. Балаларны ятим, хатыннарны тол калдыра торган җан өшеткеч мондый вакыйгалар булмасын иде.

Үзе бик яшь булса да, участок инспекторы, кече лейтенант Раил Хәйретдинов та нәкъ шундый фикердә. Аңа әле 21 генә тулган, Арча эчке эшләр бүлегендә узган елның октябреннән генә эшли. Хабаровск якларында хезмәт итеп кайтканнан соң урнашкан.

– Бабамның әтисе сугышка киткән дә, 1942 елда хәбәрсез югалган. Кайда сугышкан, кайда югалган, берни белмибез, – ди ул. – Гаиләдә аны һәрчак искә алабыз. Ул безнең күңелләрдә. Бүген дә мин һәйкәлгә чәчәкләр салганда һәм шәм куйганда бабамның әтисен искә төшердем.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International