Айван Сабантуенда
Сабантуйлар килеп җиткәч, бер-беребездән: “Сабантуйга барасыңмы?” – дип сораша башлыйбыз. Ә җаваплар төрле. “Нәрсә калган анда?”, “Берәүне дә күрәсе килеп тормый!”, “Иренмәсәм, бәлки чыгармын”, “Авыл сабантуена барам. Ничек бармыйсың инде, туган авыл бит ул!”
Сабантуйлы авыл бәхетле авыл ул. Бу җыр, бию, көрәш кенә түгел, авылдашларның бергә җыелуы, күрешүе, очрашкач, күңел түрендә нәрсәдер чыңлап кую... Ата-бабага барып тоташкан туган авыл, балачак, яшьлек. Ел да Айван сабантуен Арчаның 7нче мәктәбе директоры Алмира Гатауллина белән Айван мәдәният йорты җитәкчесе Гөлзилә Миңнуллина күңелле итеп алып бара. Афәрин, авылдашлар, авылларда сабантуйлары сезнең кебек тынгысыз кешеләр булганда бетми әле ул! Сабантуй түрендә авылның хөрмәтле өлкән кешеләре утыра: Тәвилә Кәримуллина, Әлфинур Миннебаева, Сөмбелә Әхмәдуллина... Алар гомер буе терлекчелектә эшләгән апалар.
Мәйдан гөрли. Ел да берәр төрле яңа уен тап- мый калмыйлар. Хатын-кызлар зонтик тота, ирләр хатын-кыз итәге киеп, лейка белән суны зонтик өстенә коя. Шулай әкренләп су коя-коя мәйдан әйләнәләр. Халык тәгәри көлеп. Кызыклы уенга Мөнир Сөләйманов чыкмый калмый. Алар гадәттә хатыны Алсу белән уеннарда катнашалар.
Айванның аның үзенең җыр һәм бию ансамбльләре дә бар. “Тургай” җыр ансамбле һәм “Хыял” бию ансамбле бик матур итеп чыгыш ясады. “Авылның үзенең мондый киленнәре, кызлары булганда авыллар яши әле ул!” – дип мәйдан яңгырата бәйрәмне алып баручылар. Дәртле көйләр биючеләрне мәйданга дәшә. Кара-каршы биергә чыккан авылдашлар, чордашлар хәл-әхвәл сорашып көйгә баса... Биеп аргач, уеннар дәвам итә. Кем гер күтәрә, кем капчык киеп йөгерә, кем таяк белән тартышып, көчен сыный. Йөрәге җиткәннәр уеннарда катнаша. Әнә, Нуретдин Әхмәтов иңнәренә сулы чиләк-көянтә салган, Дилбәр, Сания, Гөлира да сулы чиләк-көянтә белән йөгерә... Йөгермәс идең, алда бүләкләр белән кызыктырып торалар. Хәер, бүләктә мени хикмәт! Сабантуенда бер җилләнеп алу, уеннарда катнашу үзе бер күңелле бит ул! Үзеңә генә түгел, башкаларга да кызык. Шуңа да милли бәйрәм инде ул! Оештыручыларга рәхмәт.
Көрәштә баш батыр булып авылдашыбыз Рөстәм Миннәшәев калды. Иңенә тәкә салдылар. Ә тәкәне икенче ел инде менә сабантуйга Фаил Хаҗиевның улы Рафил бирә. Гомумән, Айван сабантуе нигездә халык акчасына үткәрелә. 2шәр мең сум акча бирүчеләр бар.
Сыйныфташлар очрашуы үзе бер аерым тема. Алар, барыбер дә бер-берсен күрми, тапмый калмыйлар.
Хөрмәтле авылдашлар, киләсе Сабантуйларга кадәр!
Румия Саттарова