Хезмәтләре үзләрен зурлаган
Беркөн Кышкар клубы мөдире Ләйсән Шәфигуллина һәм китапханә мөдире Гөлнара Ибраһимова белән очраштык. Алар быел яз Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында булып кайткан иде. Сүзебез үзеннән-үзе шуңа тоташты.
“Районнан ничек безне чакырдылар икән ул җыенга?” — дип гаҗәп- ләнсәләр дә, күргәзмәдә үзләре авторлыгында чыккан “Бар Казан артында бер авыл – Кышкар диләр” китабын күреп һәм дөнья буйлап җыелышкан 400гә якын милләттәшләребез белән аралашып, тәҗрибәләр уртак- лашып кайту аларны яңа идеяләргә рухландырган.
Җыенга эшмәкәр буларак чакырылмаса да, райондашларыбыз гореф-гадәтләрне саклау, йолаларны барлап халыкка җиткерүдә күп эш башкара. Әлеге китапны да әнә шул хезмәтләрне югалтмау ниятеннән, булган мәгълүмат, фотосурәтләрне тарихка кертеп калдыру уе белән чыгарырга булганнар. Китапның дөнья күргәненә шактый вакыт узса да, әле дә авыл халкы арасында “Безнең фотолар кермәгән”, — дип үпкә белдерүчеләр, фото китерүчеләр күп икән. Аңа борчыласы юк, димәк, инде яңа китапка материал туплана дигән сүз. Озакламый анысы да дөнья күрер, чөнки авторларның ниятләре шул якка таба. “Авыл халкы башта китапның дөнья күрәсенә ышанып бетмәде бугай, шуңа да фотоларын барлап бетермәүчеләр булгандыр”, – ди тынгысыз ханымнар. Ә китапны кулга алгач рәхмәт әйтүчеләр күп булган үзләренә. “Әтине беренче тапкыр шул китаптан күрдем”, – дип әйтүчеләр дә булган.
Чирек гасыр бер-берсенә ярдәм итеп, тату булып эшләү үзенекен иткән: Ләйсән ханымның тынгысызлыгы тыныч холыклы Гөлнарага да күчкән. Ләйсән идея бирүгә, Гөлнара күтәреп ала да, мәгълүмат туплый башлый, ә Ләйсән инде шул темага чара уздыру буенча оештыру эшләрен башлап җибәрә. Алар уздырган чаралар бихисап. Авыл халкы белән түгәрәк өстәлләр оештыру, язучылар чакырып авыл халкы белән аралаштыру (узган ел Гүзәл Галләмова, быел Шәмсия Җиһангирова белән очрашу тәэсирен авыл халкы еш искә төшерә), “Ак калфак” берләшмәсе, “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбле белән төрле кичәләр, шәҗәрә бәйрәмнәре, гореф-гадәтләрне, йолаларны халыкка җиткерү максатыннан кич утыру, йола, кабак, бәрәңге бәйрәмнәре оештыру, ел да яңа спектакльләр (кайбер елны хәтта берәү генә дә булмый) кую... Шул тырышлыкларының нәтиҗәсе дә күренгән — Кышкар авылы театрына халык театры исеме бирелде. Ләйсән Шәфигуллина үзе театрның режиссеры да. Алар үрнәк күрсәткән бәйрәмнәр күп. Мәсәлән, киленнәр, кияүләр бәйгеләре, мәчеттә авыз ачтыру кебекләренә беренче үрнәк күрсәтүчеләр дә кышкарлар. Алардан район халкына таралган.
Ләйсән белән Гөлнара үзләре үк күпләргә үрнәк. Гаилә гореф–гадәтләрен дәвам итеп икесе дә килен булып төшкән көннәреннән төп йортта кайнана белән тату гомер итәләр. Хезмәтләрен алар гаилә әгъзалары белән бергәләп башкара. Һәр чарада гаиләдән берәрсе катнашмый калганы юк.
Җәй айларында тагын күләмле эш башкарып яткан мәлләре: туган якны өйрәнү музее оештырырга җыеналар, мәгълүмат, истәлекләр туплыйлар. “Укытучы Эльмира Исламова, клубның сәнгать җитәкчесе Ильмира Зарипова белән бергәләп башкарабыз бу эшләрне. Үзебез артист, үзебез таксист, каядыр барасы, нидер эшлисе булса, хәзер җыенып чыгып китәбез. Авыл халкына, безне ярдәмнәреннән ташламаганга рәхмәт ”, – ди алар.
Авыл картая барса да, җәйләрен гөр килеп тора. Ябылган йортларга шәһәрдән өлкәннәр дә, яшьләр дә кайтып урнаша. Шуңа җәйләрен дә бәйрәмнәр уздыру гадәте кереп бара. 1 июль көнне дә кышкарлылар район халкын үзләренә кунакка дәшә. Бу көнне биредә авыл бәйрәменең 30 еллыгын зурлап бәйрәм итәчәкләр. Алып баручылар, идеяләрен тулыландыручылар да үзләренеке: шушы авылда үскән Айваз Садыров һәм Казанда туса да, тамырлары белән Кышкарга береккән Гөлназ Сәфәрова (икесе дә “Татар” радиосында эшли).
Шушы бәйрәмнән яңа чыгачак китапка да күп мәгълүмат тупланачак. Бәйрәмдә тарихка да, йолаларга да, тамырлары авыл белән бәйле шәхесләргә дә, милли уеннар, җыр-биюгә дә урын булачак.
Розалия Зиннәтова