Гөлсем апага
95 яшь тулды
1 июньдә Иске Кишеттә яшәүче Гөлсем Мортазинага 95 яшь тулды. Әбине гомер бәйрәме белән котлап Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов килде. Азат Гадел улы юбилярга — хезмәт ветеранына РФ Президентының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Гөлсем апа төп нигездә улы Равил һәм килене Фидания тәрбиясендә яши. Сәламәтлеге яхшы булмаганга ул һәрвакыт кеше ярдәменә мохтаҗ: күзе начар күрә, йорт эчендә авырлык белән генә урындыкка таянып йөри.
7 сыйныф укыган кыз 14 яшеннән колхозда бил бөгә башлый. Колхоз юлламасы белән Әтнәдә тракторчы булырга укып кайткач, сугыш елларында тракторда эшли ул. Берүзе трактор иярләп басуларда эшләгән чагын бүген гаҗәпләнеп искә төшерә.
Сугыштан соң фронт юлларын узган авылдашы Нурмөхәммәт белән гаилә коралар. Гаиләдә 5 бала туып-үсә. Балалары, шөкер, бар да исән-саулар, әбинең бүгенге көндә 7 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Ә Нурмөхәммәт абыйның гаиләсен мәңгелеккә калдырып китүенә 25 ел инде. Балалары әниләре янына гел кайтып тора.
Нәселләрендә озак яшәүчеләрдән ул үзе генә, аңа кадәр озын гомер кичерүче булмаган. Озын гомерле булу серен “Тынычлыктан тора, – ди әби, – балаларым, бабаем әйбәт булды, алар тынычлыгында яшим. Тормышым яхшы, рәхмәт барчасына”. Килене Фидания апа аның киң күңелле, кешелекле булуын әйтә. “Ул бөтен туганнары белән аралашып яшәде. Нурмөхәммәт әтинең дә сеңлесе 90 яшендә, аралашып яшиләр”, – ди.
Кунакларны рәхмәтләр укып озатып калды Гөлсем апа. Тәкъдиренә язылган булса, бер гасырлыгын бәйрәм итәргә дә көтәр әле ул аларны.
Розалия Зиннәтова