Яңа йолдызлар кабынды

2018 елның 29 июне, җомга

Яңа йолдызлар кабынды

27 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары Арча үзәгендәге Йолдызлар аллеясында яңа йолдызлар кабыну мизгелләренең шаһиты булды. Арча районы мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында быел 42 укучы медаль иясе. Алар, укуда, спортта, иҗатта, төрле бәйге-конкурсларда җиңү яулап, районыбыз, республикабыз данын еракларга таратучы алдынгылар.

Ә “Йолдызлар аллеясы”нда быел, 2009 елдан башлап кабынган 21 йолдыз янына Арчаның 5нче гимназиясеннән Эльвина Хәкимуллина һәм Курса–Почмак мәктәбеннән Таңсылу Шиһапованың исемнәре язылган йолдызлар кушылды. Эльвина уку алдынгысы булса, Таңсылу укуда гына түгел, спортта да беренчелекне бирмәүче тырыш укучылар.

Бәйрәмгә, укучыларның шатлыгын уртаклашып, котларга Арча район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде.

Районыбызда мәктәпне тәмамлаучы 192 укучының 42се медальгә ия булу – нәтиҗәле күрсәткеч. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов, бергәләп, кулга-кул тотынып эшләгәнгә, укучыларның уңышларга ирешүендә укытучыларга гына түгел, әти-әниләргә дә рәхмәтен җиткерә. “Бу йолдызларның уты ерак- ларга кадәр яктырып балкып, районыбыз горурлыгы булыр. Ел саен “5”кә генә укучы медаль ияләренең саны артып бара, бу безнең өчен шатлык”, – ди.

Таңсылу Шиһапованың әнисе Чулпан үзе укытучы да, әни дә. Мөгаен, кызын, гадәттә, укытучыларга хас булганча, син үрнәк булырга тиеш, дип үстергәндер. Үз баласы үрнәк булган укытучыга укучылары белән эшләү дә җиңелрәк. Чулпан Хәйдәр кызы Курса–Почмак мәктәбендә география укыта, әтисе Хәбир “Водоканалсервис” ширкәтендә эшли. Спорт сөюче гаиләдә үскән кыз кечкенәдән спортка: волейбол, чаңгыга тартыла башлый. Бүгенге көндә яулаган уңышлары санап бетергесез.

Республика гына түгел, Россиякүләм, халыкара олимпиадаларда җиңүләргә ирешкән Эльвина да кечкенәдән укуга хирыс була. “Үзе укырга өйрәнеп, 5 яшендә инде төртелмичә йөгерек итеп укый иде. Белемгә омтылды, кечкенәдән кызыксынучан бала булып үсте, – ди әнисе Фәридә ханым кызы турында. – Мөстәкыйль бала булгач, дәресләрне үзе хәзерли иде. Кызыбызның исеме “Йолдызлар аллеясы”нда урын аласын белгәч, бик дулкынландык. Мәктәп коллективына рәхмәт”. Эльвина киләчәген филолог һөнәренә багышларга уйласа, Таңсылу техник университетка укырга керергә ниятли.

Күккә алсу һәм ак шарлар очты. Алар үзләренә кичәге мәктәп укучылары булып, бүген инде мөстәкыйль тормышка аяк басучы яшьләрнең хыялларын да иярткән. Кабул гына булсыннар. Әти-әниләре, укытучылары ярдәме белән салынган әйбәт сыйфатлар аларга олы тормышта да ярдәмче булсын.

Бу көннәрдә мәк-

тәпләрдә чыгарылыш кичәләре уза. Моңсу да, күңелле дә, хыялларга ирек тә бирүче көннәр...

Розалия

Зиннәтова

 

 

“Укуда аеруча уңышлары өчен” медале белән бүләкләнүче чыгарылыш укучыларын Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү турында карар

Уку елын уңышлы тәмамлау уңаеннан “Укуда аеруча уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән чыгарылыш укучыларын Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләргә:

Арчаның 7нче урта гомуми белем мәктәбеннән:

– Әхмәдова Камилла Дилшод кызы;

– Газиева Нилуфәр Алишер кызы.

Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбеннән:

– Вәлиева Рәмизә Әнис кызы.

Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбеннән:

– Габдрахманов Рәйхан Вәис улы;

– Касыймова Илүзә Марат кызы;

– Сабирова Айзилә Рәшид кызы;

– Хәкимов Илнур Радик улы;

– Хәкимова Ләйсән Рөстәм кызы;

– Шәрипова Римма Радик кызы.

Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбеннән:

– Гаффарова Әнисә Әнәс кызы.

Курса-Почмак урта гомуми белем мәктәбеннән:

– Хөрмәтова Адилә Фәргать кызы;

Шиһапова Таңсылу Хәбир кызы.

Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбеннән:

– Гайфуллина Раилә Рашат кызы;

– Мостафин Азат Ибраһим улы;

– Фәйзиева Диләрә Данил кызы.

Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбеннән:

– Илдусова Руфинә Эдуард кызы;

– Мөхәммәтгалиева Айгөл Марс кызы;

– Сәлимҗанов Илгиз Рәдис улы;

– Гыйбадуллина Диләрә Марат кызы;

– Зәйнуллина Чәчкә Хәйдәр кызы;

– Фәйзуллина Асель Рәшид кызы;

– Хәбриева Алия Фирдинат кызы;

– Хәсәнова Алсу Азад кызы.

Апаз урта гомуми белем мәктәбеннән:

– Гафетдинова Гөлүсә Харис кызы;

– Миннебаева Зилә Алмаз кызы;

– Хәертдинов Әдип Хәниф улы.

Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбеннән:

– Гаврилова Карина Евгеньевна;

– Садыкова Энҗе Илсур кызы.

В.Ф.Ежков исемендәге Арчаның 1нче урта гомуми белем мәктәбеннән:

– Кәримов Адель Зөлфәт улы;

– Кашапов Тимур Илнур улы;

– Хәкимов Илдар Илнур улы;

– Хисамиев Ранил Рәдиф улы.

Арчаның 5нче гимназиясеннән:

– Гыйлаҗев Әмир Рамил улы;

– Гамируллина Ралина Радик кызы;

– Ганиева Диана Илгиз кызы;

– Сабирова Алия Нәкыйп кызы;

– Хәкимуллина Эльвина Нәсыйх кызы;

– Хисамиева Адилә Рәдиф кызы;

– Шәйхуллина Гөлшат Булат кызы;

– Яхина Лиана Эдуард кызы.

Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбеннән:

– Сафина Раилә Азат кызы;

– Шәяхмәтова Наилә Рамил кызы.

Арча муниципаль район башлыгы,

 район Советы рәисе И.Г.Нуриев

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International