Булганын җыйнап алырга

2018 елның 29 июне, җомга

Булганын җыйнап алырга

Җәйге айлардагы яңгырлар алтынга тиң. Туфракта дым запасы кими бара, аның тулыланып торуы әйбәт. 26 июньдә кичке якта яуган яңгырларны күреп шатланмаган кеше калмагандыр. Шәһәр тирәсендә бигрәк тә шәп яуды ул. Әмма җәйге яңгыр авылның бер башында явып, икенче башында яумаска да мөмкин.

Икенче көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенә керүгә сүз шул яңгырлар белән башланып китте.

– Мин ул вакытта Кишет басуларында идем, анда тузан очып тора, тулы көчкә сенаж салалар, – диде идарә җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Яңа Кишеттә яшәүче хезмәт ветераны, галим–агроном Рәиф абый Әхмәтшинның: “Бездә Арчада яуган биш яңгырның берсе генә ява”, – дип әйткәне бар. Санап бара икән: “Быел Арчада ике яңгыр яуды инде, безгә дә озак көтәсе калмады”, – ди. Ул мондый күренешне су бүленеше зонасында урнашу белән аңлата. Биредә чишмәләр дә төрлесе төрле якка агып ята.

Бу көнне район буенча 14,3 мм яңгыр яуган. Әмма бер “ләкин” бар. Бәхет әлегә биш хуҗалыкка елмайган. “Казанка” хуҗалыгында – 10, “Курса МТСы”нда – 0,4, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә – 0,3, “Яңарышта – 0,2, “Кырлай”да – 0,1 мм.

Сүзне юкка гына яңгырлар турында башламадык. Быел күпьеллык үләннәрнең беренче каты әлләни куанды- рырлык түгел. Картайган басуларда бигрәк тә. Хуҗалык җитәкчеләре дә, белгечләр дә үләннәрнең икенче катына өмет баглый. Моның өчен беренче катын тизрәк җыйнап алырга кирәк.

Район хуҗалыкларында 27124 гектарда күпьеллык үләннәр бар. 28 июньгә шуның 10731 гектары урылган. “Яңарыш”, “Северный”, “Ташкичү” ширкәтләрендә күпьеллык үләннәрнең яртысыннан артыгын җыйнап алдылар.

28 июньгә 4654 тонна печән әзерләнде. “Северный”да – 665, “Курса МТСы”нда – 550, “Игенче”дә 400 тонна, “Ашытбаш”та бер көндә – 215, “Аю” ширкәтендә 137 тонна печән әзерләнде.

Барысы 19963 тонна сенаж салынды.

“Кишет” ширкәтендә 2663 тонна сенаж салдылар. Бер көндә 921 тонна сенаж салынды. Узган ел да бик оешканлык күрсәтеп эшләгәннәр иде. “Ашыт” ширкәтендә бер көндә 773 тонна сенаж салдылар. Әле бу эшкә керешә алмаган хуҗалыклар да шактый.

Район буенча бер шартлы терлеккә 2,84 центнер азык әзерләнде. “Кишет”тә – 8,33, “Ашыт”та – 6,47, “Курса МТСы”нда – 6,05 центнер.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте механизатора Фәрхулла Җәләлетдинов “Ягуар” комбайны белән 1200 тонна яшел масса тураткан. “Игенче” ширкәтеннән Илнур Сибгатуллин 148 тоннадан артык печәнне төргәкләргә төргән. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте механизаторы Ренат Котдусов “Макдон” комбайны белән 420 гектар үлән урдыр- ган.

Ильяс Фәттахов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International