Җәй, эссе. Су коенабызмы

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Җәй, эссе. Су коенабызмы?

Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең утырышы булды. Анда ике әһәмиятле мәсьәлә каралды: суга бату очракларын булдырмау һәм өйләрдә көнкүреш газ җиһазларыннан хәвеф-хәтәрсез файдалану. Утырышны район һәм шәһәр җитәкчелеге, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзалары видеоконференция режимында тыңлады. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин утырышны күңелсез вакыйгалардан башлады.

– Июнь аенда гына да республикада 22 кеше суга батып үлде, шуның өчесе балалар, – дип сөйләде ул. – Кичекмәстән сулыкларда халык иминлеген сак- лау буенча чаралар күрергә кирәк.

Татарстан Республикасының кечкенә суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов соңгы 5 көн эчендә генә дә 14 кешенең суга батып үлүе, шуның 2се балалар булуы, бер кешене коткарып калулары хакында әйтеп үтте.

– Ел башыннан респуб- лика сулыкларында 43 очрак теркәлде, 30 кеше суга батып үлде, 4се балалар, – дип сөйләде баш инспектор. – 35 кеше суга батудан коткарып калынды, шуның 5се балалар.

Исерек хәлдә тиеш булмаган урыннарда су коенганда батып үлү очраклары күбрәк. Шул сәбәпле 23 яшьтән 46 яшькә кадәрле 10 ир-ат һәм 1 хатын-кыз суга батып үлгән.

– Бигрәк тә яшьләр, эш яшендәгеләр әрәм була, – дип ассызыклап үтте баш инспектор.

Салган баштан елгага балык тотарга кергән 65 яшьтән 70 яшькә кадәрле 3 балыкчының суга батып үлүе билгеле.

Су коену чорында суга батып әрәм булган 3 бала (5, 11, 13 яшьлекләр) вакыйгасы Минзәлә, Апас һәм Әгерҗе районнарында.

Су коену чорында бәхетсезлек очраклары Казанда, Кама Тамагы, Менделеевск, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, Әгерҗе, Минзәлә, Түбән Кама, Югары Ослан, Биектау, Спас, Азнакай, Аксубай, Апас районнарында килеп чыккан.

Сулыкларда бәхетсезлек очраклары булмасын өчен халык белән аңлату эшләре алып барырга, су коену тыелган урыннарга белдерүләр куярга, кеше күп су коена торган сулыкларда мобиль патрульләр оештырырга кирәклеге турында сөйләшенде. Бу эшне көчәйтергә кирәклеге турында ассызыклап үтелде. Бигрәк тә җыелма мобиль патруль төркемнәре эшен активлаштырырга.

Видеоконференция тәмамлангач, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин бу турыда тагын бер кат ассызык- лап үтте.

Районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев:

– Суда 20 минуттан артык коенырга ярамый, – дип киңәш итә. – Көзән җыерулар башланырга, хәл китәргә, салкын тияргә мөмкин. Таныш булмаган урыннарда коенмаска. Салган баштан суга кермәскә. Бигрәк тә балаларга игътибарлы булырга кирәк. Җәйне исән-имин үткәрик.

Румия Надршина

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International