“Кишет”ләр үрнәк күрсәтә

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Кишет”ләр үрнәк күрсәтә

Яңа Кишет фермалары тирәсендә зур җанлылык. Терлек азыгы да әзерлиләр, ремонт эшләре дә алып баралар. Узган ел салган сенажлары да шактый әле. Шартларын туры китереп әзерләгәнгә сыйфаты да яхшы. Быелгысы да шулай булачак.

– Азык әзерләүдә 25–30 трактор, машина һәм башка техника катнаша, – ди хуҗалык җитәкчесе Илдус Сафиуллин. – Тәүлеккә бер мең тоннадан артык сенаж салабыз, ике тәүлек ярымда чокырны тутырып каплап та куябыз.

Фермаларга керү юлына таш түшәгәннәр, ике торак үзгәртеп корыла, карда коймалары яңартылачак.

Күпьеллык үләннәрнең беренче катын иң әйбәт срокларда урып–җыеп алдылар.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев та хуҗалыкта эшләр оештырылудан канәгать калды. Ул бу көнне “Ашыт”, “Ташкичү” ширкәтләрендә дә булды.

“Ашыт” ширкәтендә дә тулы көчкә сенаж салалар, печән әзерлиләр.

“Ташкичү” ширкәтендә бер басуда дүрт пресс-лау агрегаты эшли.

– Кичке тугызга кадәр эшлиләр, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәдис Хәбибуллин. – Тәбрис Вәлиев, Фәнил Хөснетдинов, аталы–уллы Рәмзил һәм Рәмис Шәрәфетдиновлар тәҗрибәле механизаторлар.

Хуҗалыкта сабан культуралары, рапс басуларын корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртәләр.

– “Ватан”, “Кырлай”, “Игенче”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү әйбәт оештырылган, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Күбрәк төнлә эшләргә тырышалар, чөнки шулай эшләгәндә нәтиҗә яхшы була.

Әйе, корткыч бөҗәкләр котыра быел. Ул бәрәңгедәге кортны күреп шаккатасың. Олысы да, баласы да, йомыркасы да җитәрлек. Инде болай да аз мәйданда калган бәрәңгене ашап бетермәкчеләр. Бик теләмәсәң дә, ярый әле агулар бар, дип әйтеп куясың.

Ильяс Фәттахов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International