13 кешегә – кәрәзле телефон

2018 елның 6 июле, җомга

13 кешегә – кәрәзле телефон

Беркөн редакциягә озак еллар типографиядә эшләп лаеклы ялга чыккан Әлфия апа Гыйбадуллина керде.

“Мин – сугыш чоры баласы. 1943 елда 4нче сыйныфны тәмамладым. Аннан соң яшелчә үстердек. Язын фермада сарык йоны кырка идек. Сугыштан соң Арчада 5–7 сыйныфта укыдым. 1950 елда типографиягә китап төпләүче булып эшкә кердем. Аннан хәреф җыючы булдым. Ул вакытта хәрефләрне кул белән җыйдык. Ут я кабына, я сүнә. Газетаны вакытында чыгарырга кирәк. Төнлә лампа яктысында газета полосасы җыярга туры килгән вакытлар да булды. Алай гынамы, махсус җайланманы кул белән ике кеше әйләндереп, газета чыгара идек. Анысын да төнлә эшләдек. Шуның өстенә әле халык саны алу эшендә дә катнаша идем. Хезмәтләремне югары бәяләделәр, макталып килдем. Ә күптән түгел Россия көнендә халыкны социаль яклау бүлегеннән бүләк итеп кәрәзле телефон бирделәр. Мине онытмаулары өчен аларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә”, – диде ул.

Хезмәт ветераны Әлфия апа Гыйбадуллинага халыкны социаль яклау бүлеге кәрәзле телефон бүләк итте, дигән сүзләре сагайта төште. Хезмәт ветераннары, сугыш чоры балаларына кәрәзле телефон өләшүләре турында бер дә колакка чалынмаган иде. Бу мәсьәлә башка өлкәннәрдә аңлашылмаучылык тудырмасын өчен, аңлатма бирүләрен сорап, без халыкны социаль яклау бүлегенең өйләренә барып өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Йосыповага мөрәҗәгать иттек.

– 2017 елда без янгын куркынычсызлыгы буенча грант оттык. Аны Рузия Талипова язды. Шул грант акчасына ялгыз яшәгән, балалары булмаган әбиләр һәм бабайларга ашыгыч чакыру төймәсе белән кәрәзле телефоннар алып бирдек. Ул барлыгы 13 кешегә тапшырылды. Араларында Арчада яшәүче Әлфия апа Гыйбадуллина да бар иде. Әлфия апа ялгыз яши, уллары вафат булган. Моннан тыш, ялгыз яшәгән биш өлкән кешенең өендәге электр чыбыкларын алыштырдык. Янгын куркынычсызлыгы, саклану чаралары турында буклетлар да өләштек, – дип аңлатты Альбина Йосыпова.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International