Саваплы гамәл башкардылар

2018 елның 6 июле, җомга

Саваплы гамәл башкардылар

Без бәхетле буын балалары. Һәр иртә дөнья матурлыгына үз күзләребез белән багып, кошлар җырын тыңлап, яшел хәтфә үләнле җиргә нык адымнар белән басып тормыш көтәргә ашыгабыз. Һәм шул вакытта бик сирәкләр генә, шөкер, без бомбалар шартлавын ишетмибез, сугышлар күрмибез бит дип куанып, яу кырларында башын салганнар турында уйланадыр. Андый афәтләрне күрергә язмасын.

Шул ук вакытта, афәтләрнең эчендә кайнап, сугыш кырларыннан исән-сау чыгып туган ягына әйләнеп кайтканнар белән дә бер юлдан йөрибез, хәтта күпләребез шулар белән көн дә аралашып яши бит! Алар илебезнең тынычлыгы өчен никадәр сәламәтлеген югалтып, соңгы көчләренә кадәр көрәшеп, иптәшләрен үз куллары белән җирләп, никадәр авырлыклар күреп тә Кеше булып калган каһарманнар — сугыш хәрәкәтләре ветераннары.

1 июльдә Россиядә ел да сугыш хәрәкәтләре ветераннарының көне билгеләп үтелә. Арча районында да ел да ветераннар бу көнне яу кырында батырларча башын салган райондашларыбызны искә ала.

Интернациональ сугышларда Арча районыннан 400дән артык кеше катнашкан. Аларның 147се хәрби бурычларын Әфганстан Республикасында узган, 253 райондашыбыз Төньяк Кавказда хәрби бурычын үтәгән, 6сы 1956 елда Венгрия Халык Республикасында, 2 кеше Төньяк Корея вакыйгаларында катнашкан. Кызганыч, бүгенге көндә аларның күбесе безнең арада юк инде... Арчадан Марат Лотфуллин, Пөшәңгәрдән Васил Әһлиуллин һәм Пүчинкә-Пониктан Фәнис Бикбаев әфган сугышында башын салган, туган якка цинк табутта җәсәдләре генә кайткан. Сугыш сынаулары бүгенге көндә дә озатып йөри: 43 райондашыбыз туган җиренә кайтып тыныч тормышның рәхәтен озак татый алмады, сугышта алган яралардан, авыру- лардан бакыйлыкка күчте.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары елга берничә тапкыр җыелышып очрашуга ирешә, инде араларында булмаучы иптәшләренең каберләренә зиярәт кыла, туганнары, якыннарының хәлләрен белешеп яши. Районда әлеге ветераннарны берләштереп торучы “Сугышчан туганлык” оешмасы эшли. Оешма җитәкчесе Сергей Баһаветдинов интернациональ сугышларда катнашучыларның исемнәре онытылмасын, яшь буын да белеп үссен өчен төрле чаралар ярдәмендә искә алу, очрашулар оештыра.

1 июль көнне дә алар изге эш башкарып йөрде: әфган сугышында һәлак булган Васил Әһлиуллин белән Фәнис Бикбаевның каберләренә яңа чардуган, ташлар куйдылар. “Моннан 30 елдан артык элек куелган чардуган, ташлар инде искергән, төсләрен югалткан иде. Марат Лотфуллинның каберендәге чардуган белән таш 2017 елда яңартылды. Оешма активлары белән сөйләшеп киңәшкәннән соң, акча җыешып шушы эшне гамәлгә ашырырга уйладык. Зиратларда бу көнне мәрхүмнәр рухына дога кылынды, авыл халкы, туганнары белән бергәләп чардуган, ташлар урнаш- тырдык”, – ди Сергей Баһаветдинов.

Әлеге көн арабызда булмаганнарны искә алу белән беррәттән, кулларына корал алып Ватанны саклауда хәрби бурычын намус белән үтәгән, сугышның авыр сынауларын узган һәр якташыбызга рәхмәт ирештерү көне дә. Үзе сугышкан һәм яу кырында башын салган иптәшләрен онытмаганнарга зур рәхмәт.

Авыл халкы, мәрхүмнәрнең туганнары онытмаганнары өчен ветеран сугышчыларга рәхмәт укый. Пөшәңгәрдән Розалия Әскәрова авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен редакциягә юллаган: “Василның авылда әти-әнисе, туганнары юк инде, шулай да аның каберенә эзне суытмыйлар. Авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков һәм элеккеге хәрби Сергей Баһаветдинов җитәкчелеге белән Васил каберен чистарту йөзеннән 33 еллык каен агачы киселде. Мәктәп коллективы, авыл яшьләре, сугышчан интернационалистлар, авыл җирлеге һәм район хәрби комиссариаты искә алып торалар”, – дип яза ул.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International