Язилә апаны котлыйбыз!

2018 елның 6 июле, җомга

Язилә апаны котлыйбыз!

Бүгенге көндә Язилә апа Котдусова Балтач районы Югары Шубан авылында кызы Рәмлә Садыйкова гаиләсендә яши. Тумышы белән Носы авылыннан. Мирҗәм егете Рәискә кияүгә чыгып, шунда гомер итә.

– Кичә Коръән ашы үткәрдек. 1955 елгы абыебыз Рөстәм вафат булды, – дип сөйләде Рәмлә ханым. – Кичә өчесе иде. Рязань өлкәсендә яшәде. Шунда җирләнде. Абыйның үлүен әнигә әйт- мәдек...

Рәмлә ханымның ире Мөбарәк 69 яшенә җитсә дә, тракторда эшли. Без килгәндә ул эштә иде. Язилә апаны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады. Рамил Илгизович юбилярга Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, сөйләшеп утырды. Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков, район социаль яклау бүлегеннән дә килгән иделәр. Язилә апа колхозда төрле эштә эшләгән, сугыш елларын йөрәге әрнеп сөйләде. Сугыштан соңгы елларда да бригадир булып эшли әле ул. 1954 елда кияүгә чыга. Бер-бер артлы балалары туа: олысы Рөстәм 1955 елгы, Рәмлә 1956 елгы, Равилә 1958 елгы, Люция 1959 елгы. Ире Рәис абый тирә-юньдә данлыклы кино күрсәтүче булган.

Язилә апа олыгайган көндә ялгыз түгел. Шунысы әһәмиятле. Өйләре матур, чиста. Кече кызы Люция дә килгән. Бергә-бергә сөйләшеп утырулары ни тора!

Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков:

– Язилә апа белән Рәис абый матур гомер кичерделәр, – дип сөйләде. – Тәртипле гаилә. Рәис абый үзе бер философ иде. Авыл халкына яхшы кинолар күрсәтте. Үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән кеше иде.

Без Язилә апаны юбилее белән котлыйбыз! Балалар бәхете белән тыныч тормышта яшәргә язсын!

Румия Саттарова

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International