Арча муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”
2018 елның 7 июлендә Арча ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды.
Шамил һәм Фазилә Гыйниятовлар гаиләсенә бүген “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гарифҗанов Р.И. тапшырды. Иңне иңгә куеп, 50 елга якын бу гаилә балалырына, район халкына үрнәк булып яши. Үзләренең никель туйларын бәйрәм иткән Рафис һәм Рафия Аксаковлар, терекөмеш туйларын бәйрәм иткән Мөнир һәм Әлфия Сабировлар гаиләләре бүген ГХАТ бүлегенең Дан китабына имзаларын куеп, балалары, туганнары, җирлек башлыкларыннан котлау сүзләрен, бүләкләр кабул итеп, Рәсих Галимҗанов башкаруында җырларга кушылып җырлап, бәхетле яшәү серләре белән уртаклаштылар.