Үз хокукларыгызны яклагыз
Бу көннәрдә базар-кибетләрдә яшелчә, җиләк-җимешләр күбәйде, уңыш мул булган саен бәяләрендә дә үзгәрешләр бар.
Беркөн шулай бәя мәсьәләсендә бер сатып алучы соравы белән редакциябезгә: “Шәһәрнең бер сәүдә үзәгендә чия (черешня) сатып алган идем. Кассага акча түләгәндә, бәясендә язылганча түгел, башка сумма белән исәпләгәннәре ачыкланды. Нигә алай икәнлеген сорагач, кассир, товарның икенче партиясе кайтуы, аның инде бәясе икенче булуы, ә сатучылар сату залында әлегә бәя кәгазен алмаштырырга өлгермәүләре, кибеткә товар кайту белән компьютерда бәянең шундук үзгәрүе белән бәйләп аңлатты. Бу сорау белән кая барырга икән?” – дип мөрәҗәгать итте.
Кулланучы хокуклары турындагы сораулар белән, әлбәттә, үзебез дә һәрвакыт ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре янына ашыгабыз. Бер бинада эшләүче күршеләр һәрвакыт һәркемне ачык йөз белән каршы алып, гозерләргә аңлаешлы киңәш биреп, ярдәмгә ашыга. Бу юлы да шулай булды. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина әлеге очракка ачыклык кертте. Аның киңәшләрен газета укучыларга да тәкъдим итәбез. Чөнки тормышта әллә ниләргә юлыгуың бар. “Миндә андый очрак булмас”, – дип ышанып әйтеп булмый. Белеп торуның зыяны юк.
– Мөгаен, әлеге очракта бернинди начарлык булмагандыр, бары хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларына салкын каравы гына. Әгәр шундый очракка юлыккансыз икән, иң беренче эш итеп кибетнең администраторын чакыртыгыз һәм аңа хәлне аңлаткач, товарны бәядә күрсәтелгән суммада сатуны таләп итегез. Әгәр администратор, бәяне алмаштырырга өлгермәүләре турында әйтсә, законга таянып сөйләшегез. Бу очракта “Кулланучылар хокукын яклау турында”гы Законның 10, 12нче маддәләрен һәм РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварында расланган 55нче номерлы карары буенча аерым төр товарларны сату кагыйдәләренең 19нчы пунктын искә төшерергә кирәк булачак.
РФ Гражданнар кодексында оферта дигән аңлатма бар. Тәгаенләп әйткәндә, документлаштырылган тәкъдим. Кибетләрдә товар бәясе язылган кәгазь нәкъ менә ачык (халыкчан) оферта дип атала (437 маддә) һәм сатучы Сезгә товарны нәкъ менә шул офертада күрсәтелгән суммадагысын сатарга тиеш. Әлеге кулланучылар хокукы кагыйдәләрен бозган очракта, РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 14.7, 14.8нче маддәләре нигезендә административ штраф салыначак.
– Әйтергә генә ансат, четерекле хәлгә юлыкканда барлык сатучы да сатып алучы файдасын канәгатьләндерергә атлыгып тормый бит...
– Әгәр сезнең законга таянып китергән дәлилләр дә акчагызны кире кайтарырга ярдәм итмәгән яки товар кәгазьдәге бәя белән сатылмаган һәм кибет администраторы ирекле рәвештә таләпләрегезне үтәми икән, бу очракта сез кулланучылар хокукын яклау оешмасына мөрәҗәгать итә аласыз. Ләкин дәлилләрегез кирәк булачак. Аларны түбәндәге тәртиптә җыя аласыз:
Шаһитләр. Алар, әлеге фактның дөреслеген раслаучы якыннарыгыз, туганнарыгыз яки дусларыгыз булырга мөмкин (иң мөһиме Законны бозмаска кирәк, әгәр бәя кәгазен үзегез белән алып китәргә теләсәгез, бу очракта сезне сәүдә залында урлау очрагы буенча гаепләргә мөмкиннәр). Бәя кәгазен фотога төшерегез (кибет исеме һәм датасы булса бигрәк тә яхшы). Шикаять һәм тәкъдимнәр китабына әлеге очракны, чекта һәм бәя кәгазендәге суммаларны, сатып алынган датаны һәм сатучының дөрес бәядән сатудан баш тартуы турында языгыз. Кибет администрациясенең язмача җавабын таләп итегез. Гаризаны ике данәдә язып, шуңа үзегез җыйган дәлилләрне (бәя кәгазенең фотосурәтен, сезнең шикаятькә язылган җавапны һәм чекның күчермәсен) дә теркәгез дә, кулланучылар хокукын яклау оешмасына җибәрегез. Бу очракта безгә дә һәм Роспотребнадзорга да мөрәҗәгать итә аласыз.
Розалия Зиннәтова