“Ана даны” медале иясе дә ул

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

“Ана даны” медале иясе дә ул

Чулпан авылында яшәүче Екатерина Чаптарова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Юбилярны котларга балалары һәм оныклары да җыелган иде.

Екатерина Владимировна Арча районының Рождественская авылында туа. Сугыш башланганда кызга 13 яшь кенә була. Ирләр бар да фронтка китә. Авылдагы барлык эш хатын–кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Екатерина да өйдә генә түгел, басуда да әнисенә булыша, колхозда эшли. 1947 елны “1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

Шул ук елны сугыштан кайткан Кәдрәк егете Николай Чаптаровка кияүгә чыга. Гаиләдә 3 кыз, 2 малай үсә. 1961 елда биш бала тапкан һәм тәрбияләгән ана буларак аңа “Ана даны” медале тапшырыла.

Екатерина Чаптарова гомер буе колхозда төрле хезмәт башкара. 1971 елда гаилә Чулпан авылына күчеп килә һәм шунда гомерлеккә төпләнеп тә кала. Хәзерге вакытта хезмәт ветераны, юбиляр улы Александр Николаевич гаиләсендә яши. Аның бүгенге көндә 9 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International