Кешедән калмаска!

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Кешедән калмаска!

Армиягә язгы-җәйге чакырылышның соңгы төркеме китте. Барысы 17 егет. Китәргә бер көн кала кичке сәгать 4кә Арча хәрби комиссариатына җыелдылар. Килүгә капка янында Югары Мәтәскәдән көрәшчеләр нәселеннән Вагыйз Мәннанов белән очраштык. Хәлләрен сораштым.

– Олы малай Фәнгиз иртәгә армиягә китә, – диде ул. – Ветеринария академиясенең 2нче курсын тәмамлады, армиягә китәм, иптәшләрдән калмыйм, диде. Иске Масрадан көрәшче Нәсим Габидуллин белән китәләр. Көрәш чемпионнары Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов, Кукмарадан Рамил Хәкимҗанов, Наласадан Фаяз Зарипов инде армиядә хезмәт итәләр. Шулай ук яңа алындылар.

Фәнгиз Мәннановның яңа уңышлары турында әтисе горурланып сөйләде:

– Быел Мөндеш сабантуенда 75 килограмм авырлыктагылар арасында батыр калды. Иске Кырлай сабантуенда баш батыр булды. Район Сабантуенда 75 килограмм авырлыктагылар арасында батыр калды. Казан ветеринария академиясе көрәш ярышында баш батыр булды. Ике тәкә алды.

Иске Масрадан көрәшче Нәсим Габидуллин быел Арча педагогика көллиятен тәмамлады. 19 яшь. Гәүдәгә нык чемпионнан: “Физкультура укытучысына укыдыңмы?” – дип сорыйм. “Юк, музыка укытучысына,” – дип сокландырды Нәсим.

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев катнашты. Алар егетләргә хәер-фатыйхаларын бирделәр, армиядән илгә-көнгә лаеклы уллар булып кайтуларын теләделәр. Раил хәзрәт догалар укыды. Комиссариатның бүлекчә җитәкчесе Фәнил Сафиуллин булачак солдатларга хәрби киңәшләрен бирде.

 Армиягә китүчеләр арасында Шурабаш мәктәбе директоры Зөлфия Хәйруллинаның улы Рушан да бар. Әнисе улы турында: “Үзе бер инде ул безнең, – дип яратып сөйли. – Трактор белән, үзебезнеке, Рушан кышын урамдагы әбиләрнең карын көрәп торды. Сагынырлар инде... Баланы чыгарып җибәрүләре кыен, әмма күңелдә горурлык хисе дә бар: синең балаң сау- сәламәт, хәрби хезмәт үтәргә әзер, әти-әнине, гаиләсен, туган җирне сакларга лаеклы уллар булып исән-сау әйләнеп кайтсыннар”.

Югары Әзәктән Гөлнара–Фидаил Һабиевларның улы Фәннүс тә шушы төркемдә. Үрнәктәге агросәнәгать көллиятен тәмамлаган. Әтисе Фидаил: “Кул китә, – дип борчыла. – Бөтен эшне булдыра ул безнең. Булышчым китә... Әмма ир-егеткә армия хезмәте үтәргә кирәк”. Өтнәдән Әфганстанда хезмәт иткән Әнәс Хөрмәтов та дулкынлана. Кай арада үткән бу вакыт? Инде менә улы Фәндәс тә армия яшенә җиткән. Тормыш әнә шундый күңелле һәм моңсу вакыйгалардан да тора шул ул. Исән-сау булсыннар.

Урта Курса егете Илназ Яруллин биатлон буенча республика җыелма командасында ярышларда катнашкан һәм уңышларга ирешкән егет. Ул да шушы төркемдә. Әти-әнисе Гөлнур–Радик Яруллиннар уллары өчен куанып һәм дулкынланып, изге теләкләрен юллыйлар.

Кышкардан Марат Шәфигуллин Казан ветеринария академиясен тәмамлаган. 21 яшьтә. “Спортны яратасыңмы?” – дип сорыйм. “Мин шахматчы, – дип елмая егет. – Тулай торакта 1нче урын миндә!” Янәшәсендә утырган әтисе Рифат: “Алар безнең ике егет, – дип сүзгә кушылды. – Олысы Раил армиягә барып кайтты инде. Кешедән калмыйча вакытында барып кайтсыннар”.

Хак әйтте әти кеше! Кешедән калмаска! Хәерле юл, егетләр!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International