Бал ае
Июль – умартачылар өчен сынау ае. Язгы мәшәкатьләр артта калды, күч аерулар чоры да үтеп бара. Бал сезонына кем нинди әзерлектә килгәнлеге шушы айда билгеле булачак. Көчле умарта бер елны да балсыз калдырмый.
– Чын бал сезоны алда әле, – ди район умартачылар ширкәте рәисе Ядкәр Мөхәммәдиев. – Юкә чәчәк атарга әзерләнә генә. Быел аннан әйбәт җыярлар, дип уйлыйм, фаразлар шуны күрсәтә. Гомуми бал җыемы да узган елгыдан ким булмас. Әлегә көнгә кило ярым тирәсе нектар кайта. Нектарның 70 проценты су бит. Бал кортлары шуны күзәнәкләргә салып чыгып суны парга әйләндерә.
Таныш умартачыларның кайберләре көнлек табыш өч килога җитте, ди. Табышның мул чорында ул 8–12 килограмм булырга мөмкин.
– Бал кортлары күпләп кими, дип язалар. Бездә ничек?
– Районда 12700 умарта бар. Бу – тотрыклы сан. Бал кортларының кышлаганда кимеп чыгуы – гадәти хәл. Алар тиз үрчи дә. Күч аеру чорында баш санын арттыру бик ансат.
– Соңгы елларда кортлар агулану кебек күңелсез хәлләр юк бугай?
– “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче” ширкәтләре кебек эре хуҗалыклар технологияне төгәл үти. Гербицидларны төнлә сибәләр. Бал кортын эссе һавада бикләп тотып булмый бит. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә чәчү әйләнешендә бал бирә торган культураларга киң урын бирелә. Иң күп умарталыклар да шушы якта.
АКШта, Европа илләрендә умартачыларга авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндергән өчен акча түлиләр. Бездә түләү юк инде ул, умартачылар агулап зыян китермәгәнгә дә шат.
– Быел балга бәя ничегрәк булыр, дип уйлыйсыз?
– Бал бәясе үзгәрешсез калыр, дип уйлыйм. Килограммы 350 сум – әйбәт бәя. Европада моннан арзанрак.
Ильяс Сәхәпов